Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшмәкәрләр белән «туры элемтә» үткәрде

Эшмәкәрләргә үз эшләрен алып барыр өчен мөмкинлекләр җитәме? Алар нинди проблемалар белән яши, нинди каршылыклар белән очраша? Кичә «Бердәм Россия» партиясе төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «туры элемтә» үткәрде. Очрашуда кече һәм урта эшмәкәрлек, Татарстанда тормышка ашырылучы дәүләт программалары хакында сөйләштеләр.

Әлфия Когогина әйтүенчә, дәүләт эшмәкәрләргә йөз белән борылды, ди. Быелның гыйнварыннан җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләрне НДСтан, 1 июльдән кайбер төр бизнес вәкилләрен декларация тапшырудан азат иткәннәр.

– Эшмәкәрләр өчен федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары күрелә. Ташламалы кредит программасы, кредит «каникул»лары шактый ярдәм итте, – диде ул.

«Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды» җитәкчесе Айдар Салихов эшкуарларга Татарстанда күрсәтелә торган  ярдәм чараларына тукталды. Аның сүзләренчә, пандемия һәм илдәге вазгыять аркасында, эшмәкәрләргә ташламалы микрозаемнар бирелгән, алар түбән ставкалы кредит ала алганнар. Хәзер күп кенә бизнес вәкилләре кредит алу эшләрен дә цифрлы платформа аша башкара икән.

– Республиканың 45 районында да эшмәкәрләрне кайгырту фонды вәкилләре бар. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Эшмәкәрләр яки үз эшен башларга теләүчеләр 8 (843) 524-90-90 телефон номерына шалтырата ала. Дәүләт хезмәтләре порталы аша да  үзенә кирәкле чараларны таба ала. Әгәр эшмәкәр эзләгән вакытта берәр хезмәт ачылмый икән, эшли башлагач, электрон почтасына  хәбәр килә. Без эшмәкәрләр белән гел элемтәдә торабыз, – ди Айдар Салихов.

Татарстан Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү буенча эшмәкәрләр хокукларын яклау бүлеге мөдире Глеб Макаров исә, максатлары – эшмәкәрләрнең хокукларын яклау булуын белдерде:

– 2020 елда эшли башлаган «кайнар линия»гә 31 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Берәүләр дәүләттән ярдәм ала алмавыннан, икенчеләр салым буенча, өченчеләре  үзләре кебек эшмәкәрләрдән зарлана. Эшмәкәрләрне үз товарларын читкә чыгара алмау, импортны алыштырудагы кыенлыклар да борчый. Әмма бергәләп эшләгәндә, без проблемаларны чишү юлларын табабыз. Ташламалы микрозаем алу программасы да башта ике елга гына исәпләнсә, тагын бер елга озайтылды. Бу да – ярдәм бит, – ди ул.

Очрашуда товар сатучы белән аны алучы арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык хакында да сөйләштеләр. Әлфия Когогина, бүгенге ситуациядә бер-береңне аңларга кирәк, дип киңәш бирә.

– Элек үз продукциясен читкә чыгарган эшмәкәрләргә юл ябылу да зур кыенлык тудырды. Әмма аннан чыгу якларын карыйбыз. Иран, Һиндстан белән хезмәттәшлекне ныгытабыз, – ди ул.

Татарстан эшмәкәрләрен ниләр борчый соң? Дәүләт Думасы депутаты әнә шул хакта кат-кат сорашты. Баксаң, алар көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы белән дә еш очраша икән. Күптән түгел төбәк операторлары белән бу хакта сөйләшкәннәр дә инде. Күпләр дәүләт хезмәтләре сайтының начар эшләвеннән зарлана. Очрашуда моны да хәл итәргә килештеләр. Шулай ук кредит алганда, эшмәкәр банкка залог калдырырга тиеш икән. Белгечләр,  барлык эшмәкәр дә моны эшли алмый, ди. Мисал итеп, дару үләннәре белән шөгыльләнүче кешене китерделәр. Ул банкка залог итеп, кәрҗинен куйсынмы, диештеләр. Киләчәктә  бу хакта да уртак фикергә килергә сүз бирделәр.

Эшмәкәрләр дәүләттән ни көтә? Аларга иртәгәге көнгә ышаныч кирәк. Шуңа да үз юнәлешләрендә ныклы  гарантия булуын тели. Кадрларны укыту мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк. Эшмәкәр булам диюче күп, әмма эшне нидән башларга белмәүчеләр дә җитәрлек икән. Элек дәүләт, эшмәкәрләргә сатып алган җиһазларының ярты бәясен кире кайтарып, компенсация бирә торган булган. Бизнес вәкилләре шул программаның яңадан эшләвен тели.

Очрашуда кызыклы фикерләр, төрле тәкъдимнәр дә, сораулар да күп  булды. Әлфия Когогина аларны өйрәнеп, һәркайсына җавап бирергә вәгъдә итте:

– Эшмәкәрләр проблемасы һәрдаим белеп, сорауларына җавап биреп, аларга ярдәм итеп торырга кирәк. Киләчәктә без бу сөйләшүләрне дәвам иттерербез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү