Ел башыннан бирле «Минем бизнес» үзәгендә 6100 артык хезмәт күрсәтелгән

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда «Минем бизнес» үзәге оештырылган иде. 2020 ел башыннан үзәк тарафыннан 6100 артык хезмәт күрсәтелгән. Карантин чаралары чорында үзәк физик затларга да, эшкуарларга да кризиска каршы чараларга кагылышлы мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүен дәвам итте. Шулай ук бизнесны агымдагы шартларга тиз җайлаштыру өчен онлайн-класслар оештырылды, алар барышында эшкуарлар кризистан чыгу буенча гамәли күнекмәләр ала.

2019 елда 28 меңнән артык физик зат һәм эшкуар үзәк хезмәтләреннән файдаланган. Шул ук вакытта, 2020 елның беренче 4 аенда «Минем бизнес» үзәге тарафыннан 6100 артык хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән 429дан артык үзмәшгуль өчен дә.

Үзәк эшкуарларга ярдәм итә, бизнесны башлап җибәрүгә бәйле, салым салу өлкәсендә юридик күнекмәләр һәм база белемнәре таләп ителгән этабында да, оешманы һәм хезмәткәрләрне теркәү өлешендә дә, шулай ук компаниянең барлык тормыш циклы дәвамында да. Бүген эшкуарларга йөздән артык хезмәт күрсәтелә.

Аерым алганда, «Минем бизнес» эшкуарларның продукцияне алга этәрү буенча реклама кампаниясенә тотылган чыгымнарын 300 000 сумга кадәр, шулай ук тәңгәллек сертификаты, ярашлылык турында декларация кебек рөхсәт документларын рәсмиләштерү чыгымнарын 700 000 сумга кадәр финанслый. Үзәк тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыруда һәм күргәзмә стендын әзерләү һәм арендалау белән бәйле эшкуарларның чыгымнарын 600 000 сумга кадәр финанслауда ярдәм күрсәтелә.

Үзәк кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен 400 000 сумга кадәр патент тикшеренүләре үткәрә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм итә, 500 000 сумга кадәр продукцияне исәпкә алу язуын теркәтүгә һәм продукцияне алга этәрүгә бәйле чыгымнарны капларга булыша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшкуарлар өчен эпидемиологик хәл аркасында килеп чыккан уңайсыз чорда, «Минем бизнес», кризиска каршы чаралар буенча консультацияләр рәвешендә ярдәм күрсәтеп, үз эшен туктатмый. Шулай ук бизнесны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен Татарстан Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Татарстанның 20 500 дән артык эшкуары катнашкан вебинарлар һәм онлайн-класслар сериясе дә эшли башлады.

Моннан тыш, республиканың һәр районында эшкуарларга уңайлы булсын өчен, «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре аша «бер процентлы» микрозаймга гариза бирергә, гамәлдәге кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләргә һәм азык-төлек һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү программасында катнашырга заявка калдырырга мөмкин.

«Минем бизнес» үзәге Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, 8(843)524-90-90«кайнар линия» телефоны буенча консультация хезмәтләре күрсәтә.

Муниципаль районнарда «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре консультация хезмәтләре күрсәтә.


Фикер өстәү