Газга техник хезмәт күрсәтергә килгән белгечләрне өеңә кертмәсәң, штраф салачаклар

Дәүләт Думасында газга техник хезмәт күрсәтергә килгән белгечләрне өеңә кертмәсәң, штраф салырга мөмкиннәр.

“Газпром трансгаз Казан” оешмасының баш инженеры Алмаз Ханнанов бер әңгәмә вакытында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне елга бер тапкыр үткәрергә кирәк. Күп кенә проблемалы мәсьәләләр нәкъ менә планлы тикшерү үткәргәндә ачыклана һәм хәл ителә, дигән иде.

– Техник хезмәт күрсәтү өчен йортларга һәм күп кенә фатирларга керә алмыйбыз. Йә алар анда яшәми, йә инде ишекләрен ачмыйлар. Кайбер очракта фатир хуҗасы алышына, ә безгә бу хакта хәбәр бирүче юк. Тагын шунысы бар: яңа хуҗа көнкүрештә газ куллану кагыйдәләре белән дә танышмаган булып чыга. Шуннан чамалагыз инде. Андый кешеләр газ колонкасы белән дә, су җылыту җиһазы белән дә файдалана белми. Беләм дип уйласа да, дөрес кулланмый. Вакытлыча фатирга кеше кертеп торучы хуҗалар, газ колонкасы кулланган очракта, кунакларга кагыйдәләрне искәртергә тиеш. Фатирда һава янып беткәч, җиһаз янган төтенне кире суыра. Бу инде агулануга китерә. Тәрәзәне ачып кую, урамнан һава кертү күп кенә бәхетсезлекне булдырмый калыр иде, – ди ул.

  • Әгәр депутатлар закон проектын хуплый калса, техник хезмәт күрсәтү өчен килешү төземәгән, җиһазларны үзләре алыштырган кешеләргә 5 меңнән-10 меңгә кадәр, вазифаи затларга 25 меңнән 100 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән-500 меңгә кадәр штраф каралачак.
  • Әгәр газ җиһазларына техник хезмәтне рөхсәте булмаган махсус оешма хезмәткәре күрсәтми икән, бу очракта аңа 50 меңнән-100 меңгә кадәр, юридик затларга 100 меңнән 500 меңгә кадәр штраф салыначак.
  • Әгәр техник хезмәтне тиешле белгеч күрсәтмәсә, аннан соң кешеләрнең гомеренә яки сәламәтлегенә зыян килә икән, бу очракта физик затлар 50 меңнән 150 меңгә кадәр, вазифаи затлар 200 меңнән-500 меңгә, эшеннән өч елга читләштерелгән белгеч һәм юридик затлар 500 меңнән 2 миллионга кадәр штрафка тартылачак.
  • Әгәр техник хезмәт күрсәтелмичә авария була икән, бу очракта физик затларга 50 меңнән 150 меңгә кадәр, вазифаи затларга 200-500 меңгә кадәр, юридик затларга 500 меңнән 2 миллионга кадәр штраф салыначак.
  • Әгәр газ абонементы аркасында икенче тапкыр кагыйдә бозу күзәтелсә, бу очракта физик затларга 15 меңнән 25 меңгә кадәр, вазифаи затларга 150 меңнән-200 меңгә хәтле, юридик затларга 550 меңнән 1 миллион сум штраф каралган.

Фикер өстәү