Рөстәм Миңнеханов Биектау районындагы авылда йортларга газ тоташтыруда катнашты

Билгеле булганча, Россиядә шәхси йортларда газны бушлай тоташтыра башладылар. Әлеге проектка Татарстан беренчеләрдән булып кушылды. Бүген Биектау районының Пермяки авылындагы йортларга да газ тоташтырдылар. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Газ көйли торган пункт 2019–2023 елларда Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру төбәк программасы кысасында сафка баскан иде. «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте әлеге объектны вакытыннан алда, хәтта бер елга иртәрәк эшләтеп җибәрде. Җир кишәрлекләре чикләренә кадәр меңләп тирәсе газүткәргечләр төзелгән.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов әлеге вакыйганың авыл халкы өчен бик зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды.

– Өйдә газ булу – җылы, уңайлы һәм даимилек дигәнне аңлата, – диде Президент.

Ул газчыларга 944 хуҗалыкны газга бушлай тоташтыру мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт әйтте.

Әлеге чарада «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте директоры Рөстәм Усманов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Россиядә торак йортларны газга бушлай тоташтыруны 2023 елга кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Исегезгә төшерәбез: әлеге социаль программа Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык Юлламасыннан соң эшли башлады. 

 


Фикер өстәү