Кызык түгел: татарча юмор турында җитди сөйләшү

Уен-көлке, шаян контент яшьләр өчен туган телне өйрәнүгә этәргеч була аламы? Булсын өчен нишләргә? Татар юморы заманына туры киләме? «Ватаным Татарстан» редакциясе каршында оешкан «Туган тел» клубының чираттагы утырышында 1 апрель алдыннан әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

«Түгәрәк өстәл»дә язучы-сатирик Камил КӘРИМОВ, язучы, юморист Алмаз ХӘМЗИН, журналист, «ВТ»да «Ха-ха-ханә» сәхифәсен алып баручы Данил СӘФӘРОВ, Татар КВН лигасы җитәкчесе, «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты продюсеры Рамил АГДЕЕВ, сценарист, юморист Фаил БАЯЗИТОВ катнашты. Утырышны баш мөхәррир урынбасары Гөлинә ГЫЙМАДОВА һәм журналист Лилия ГЫЙМАЗОВА алып барды.

Татарча юморның бүгенге хәле турында

Алмаз Хәмзин:

– Моннан якынча 700 еллар элек Хуҗа Насретдин булган, ә хәзер без үзебез Хуҗа Насретдин хәлендә. Бүгенге вазгыятькә, тормышка юмор күзлегеннән карамасаң, шактый авырга туры килә. Шул ук вакытта хәзерге юморга да шикле елмаю аша карасаң, дөресрәк булачак.

Тарихны искә алыйк. 1923 ел, Совет хакимиятенең ныгып кына маташкан чагы. Илдә – бардак, бөтен җирдә – аферистлар. Шул вакытта хөкүмәт «Чаян» журналы ачарга дигән карар кабул итә. Ни өчен кирәк ул аңа? Чөнки аңа ярдәмче кирәк.

Камил Кәримов:

– Ул заманда «Чаян» юморның бер бәллүр кәсәсе кебек булды, һәрбер матбугат чарасына да юмор бирү рөхсәт ителми иде. Хәзер юморны һәр матбугат чарасы бирә ала. Хәлдән килгәнчә тырышалар. Шуңа күрә «Чаян»ның икмәген дә алдылар кебек. Әйдәгез, алайса, сез дә матбугатта үрнәк күрсәтегез, гел «Чаян»ча гына булмасын. Мин шуны көтәм хәзер яшьләрдән.

Фаил Баязитов:

– Мин килешәм сезнең белән. Юмор матбугатта да актуаль булырга тиеш, һичшиксез. Ләкин бүген юморның тармаклары бик күп. Аның тамашачысы да киң һәм төрле. Бүген безгә замана тенденцияләре артыннан өлгерергә иде.

Камил Кәримов:

– Вагаеп бетте инде ул хәзер. Һәммәбезнең телефонда шул кыска диалогларны гына укырга вакытыбыз бар, ә зур әсәрләрне, повестьларны, сатирик хикәяләрне укымыйбыз. Сез, укый торганны языгыз, дияргә мөмкин. Укымаган кеше әллә ниләр әйтә ала ул. Ләкин вагайды, чәчелде безнең бәллүр кәсә. Заманында Фатих Әмирхан, Шакир Мөхәммәтовлар зур-зур повестьлар язган. Халык авыр яшәгән, ләкин аңа юмор кирәк булган. Совет заманында да җиңел булмагандыр, ләкин сатира-юмор тәрбияләде халыкны. Миңа калса, хәзер тамак туйды, тормыш бөтен, безгә шул кикертә торган мәзәкләр генә кирәк.

Фаил Баязитов:

– Аның бит хәзер заманы башка. Бар нәрсәнең вакыты чикле. Көне буена телефоннан әллә никадәр әйбер укыйсың, әмма ул синең башыңа сеңми. Баш миебез чүп савытына әйләнде, килешәм.

Без үткәннәрне хөрмәт итәбез. Сез сөйләгән заманнар булмаса, бүгенге көн булмас иде. Ләкин без менә бүгенгә килеп җиттек. Әгәр хәзер тиз арада шушы заманны кабул итеп, балаларыбызны аңа туры китерә алмасак, киләчәгебез сорау астында калырга мөмкин.

Алмаз Хәмзин:

– Хәзерге заман юморы, тәрбияләү мәсьәләсенә килгән вакытта да, урыс әйтмешли, «не соответствует».

Фаил Баязитов:

– Әйе, юмор – халыкка ярдәмче дә, тәрбияче дә ул, җәмгыятьнең көзгесе дә ул, һәм шулай булырга тиеш тә. Ләкин хәзер ул көзгегә томан сиптеребрәк карарга кирәк. Туры бәреп ярамый.

Алмаз Хәмзин:

– Туры бәрә белергә кирәк!

Фаил Баязитов:

– Туры бәрә белү – ул инде туры бәрү түгел. Дөрес ракурстан бәрергә кирәк. Ләкин, әйдәгез, бәхәсне туктатып, бераз ачыклык кертик. Сез заманча юморга бәя биргәндә, кемнәрне күз уңында тотасыз? Миңа кызык бит.

Камил Кәримов:

– Кемнеңдер исемен атамыйм. Ләкин тенденция нәрсәдә: һәр гаилә үз филармониясен оештырды хәзер. Ир белән хатын җырлый, балалары бии. Кеше автор белән эшләми хәзер. Үзе җыр яза, шуңа күрә «Мәйдан»ны ачсаң да, ТНВны ачсаң да, юмордан бигрәк, «И, әнием, әнием, әнием» (әлбәттә, әни кеше – олы кеше) дип җырлыйлар. Ләкин бөтен җыр гаилә җыры була алмый. Юмор да шул хәлдә бүген. Шуңа күрә ул сәхнәгә чыга алмый.

Рамил Агдеев:

– Сезнең «Әйдә шаярт»ны караганыгыз бармы? Һич югы, андагы сәламләү бәйгеләрен. Сүз дә юк, командалар төрле, әмма араларында бик көчлеләре бар.

Камил Кәримов:

– Кабызам да үтеп кенә китәм.

Алмаз Хәмзин:

– Бар-бар, мин бер жюрида да утырдым. Әле ул вакытта «более-менее» КВН иде. Ә хәзерге КВНыгыз бернәрсәгә ярамый.

Рамил Агдеев:

– Рәхмәт. Шуны беләсе килгән иде.

Камил Кәримов:

Элек сәхнәдән тулы күләмле әсәрләр яңгырый иде. Хәзер бер сюжетка тезелгән мәзәк кенә… Әлбәттә, анысы да кирәктер. Аннан соң, тәрҗемә ителгән юморны тыңлап булмый. Ул мөмкин түгел. Татар үзенең татарлыгы белән саклый ала аны. Менә мин сатира театрын Буада гына калдырмаска, аны менә монда Казанда булдырырга теләр идем. Сатира театры булырга тиеш бит инде Татарстанда. Иң көр күңелле халык бит без!

Алмаз Хәмзин:

– Без, Камил, үзебез язган әсәрләрне укып, хәләл хезмәт белән тамак туйдырдык. Ә хәзер каяндыр ишеткән анекдот белән туйдыралар.

Фаил Баязитов:

– Ә менә бу очракта мин сезнең белән бөтенләй килешмим. Без оештыра торган проектларның барысында да каяндыр анекдот алып, кемнеңдер чыгышларын кабатлап сөйләү тыела. Әле аның анекдотлары бүгенге заманга туры килсә, шатланып тыңлар идең. Бүгенге заман мәзәге актуаль булырга тиеш. Чөнки хәзер тамашачының сайлау мөмкинлеге зур. Америка, урыс, казах юморы арасында синеке дә истә калырга тиеш. Таләпләр зур, анекдотлар белән генә булмый.

Татарча юмор – татарчамы?

Фаил Баязитов:

– Бүген балаларның татар телен аңлауда ихтыяҗы юк, ул аларга кирәк түгел, чөнки ул алар өчен түгел кебек. Әсәр укыйсың – ул катлаулы телдә язылган. Аны бала ничек аңласын? Телне бөтенләй онытмасын дисәк, бераз заманга җайлашырга, заманча сүзләр кыстырып сөйләшергә кирәк. Шулай булмаганда, аны кем тыңласын соң?

Ә бит яшьләрдә юмор аша телгә кызыксыну уятып була. Юлын гына табарга кирәк. Мәсәлән, мин мәктәп укучылары катнашында бер канал булдырып, анда атнага бер, атнага ике мәртәбә вайннар, ягъни кыска юмористик видеоларга конкурс оештыра идем. Җиңүчеләргә үз кесәмнән чыгарып яки иганәчеләр табып, бераз акча бүләк итә идем. Бу канал конкурс уздыру мәйданы гына түгел, алар өчен аралашу урынына әйләнде. Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар татарча вайннар төшерә, үзара татарча сөйләшә – күңелгә рәхәт бит! Мин бу идеяне әле беркемгә тәкъдим итмәдем, үзем эшлим, әмма ярдәм булса, каршы килмәс идем. Нәтиҗәсе бар чөнки.

Данил Сәфәров:

– Миңа калса, безгә юморны тарату мәйданнары буенча бүләргә кирәк. Сез юмор турында сөйләшә башлауга, «Чаян» журналы турында әйттегез. Әйе, заманында аның тиражы миллионга якын булган. Ул вакыт өчен ул шаккаткыч мәйдан булган. Бүген аның тиражы меңме, ике меңме? Яшьләр аны укымый да. Сез 20–25 яшьлек егетнең газета тотып утырганын күз алдына китерәсезме? Монысы – аерым. Сатира театрлары – аерым. Интернет – шулай ук үзе бер аерым, зур мәйдан. Егетләр эшли торган Stand Up һәм КВНның яңа юнәлеше – үзе бер мәйдан. Бу – беренчедән.

Икенчедән, бүген яшьләр арасында татар теле проблемасы бар. Юмор җиңелчә генә барырга тиеш. Ә монда, русча фикерләп, татарчага тәрҗемә итеп сөйләшеп… Юморга юл һаман озыная.

Өченчедән, безгә Көнбатыштан Stand Up жанры килеп керде. Ул кешенең үз тормышы турында сөйләвеннән, үз-үзеннән көлүеннән гыйбарәт. Димәк, аудитория үзен танырга тиеш. Ә без кайвакыт үзебезне танымыйбыз. Сезнең бу үзара бәхәсләшү, «сугышу»ыгыз – бик кызык ул үзе. Бу очракта мин уртада калганмын. Бу як белән дә, бу як белән дә танышмын. Мин өлкәннәргә яшьләргә карата бераз ачыграк булырга теләр идем.

Рамил Агдеев:

– Минем татар телем мактанырлык түгел. Җиде ел элек мин бөтенләй сөйләшә белми идем. Ләкин Фәридә Таштабанова (татар КВН лигасына нигез салучы. – Авт.), оештыру сәләтемне күреп, татар КВН лигасын миңа тапшырды. Без КВНны башта – Казанга, аннан ТНВга күчердек. Миңа калса бу – зур эш.

Тел мәсьәләсендә мин сезнең белән килешәм. Дөрес, бездә татарча камил белә, яхшы сөйләшә торган комиклар бар. Без дә тырышабыз. Эчтәлеккә кагылышлы тәнкыйтьне дә кире какмыйм. Әйдәгез, алайса, уртак проект ясыйк? Сез авторлар булырсыз. Мин моны татар теле, татар юморы өчен борчылганга күрә тәкъдим итәм.

Камил Кәримов:

– Бездә юмор-сатира әсәрләренә конкурс та игълан ителгәне юк бугай. Проза, драматургия жанрларына бар, нәтиҗәсе дә күренә. Бәлки, шундый конкурс кирәктер? Әйбәт кенә түләп… Юмор-сатираны язу бик авыр. Мәзәкне сәхнәләштерү генә түгел ул.

Юмор бир(мә)гән тәрбия турында

Алмаз Хәмзин:

– Яшьләрне игътибар белән тыңлап утырам. Бәлки, алар безне аңламас инде. Әмма безнең бурыч – яраклашу, башкаларга ошаган әйбер бирү түгел, тәрбияләү дә.

Данил Сәфәров:

– Сөйләшкәндә бу мәсьәләне бердәм әйбергә туры китерү омтылышы бар. Миңа калса, юморның сегментларга бүленеше булырга тиеш. Бу юморны аңлаган кеше монысын аңламаска мөмкин, һәм киресенчә. Бу – нормаль күренеш. Яшьләр, олылар, шәһәр кешесе, авыл кешесе, бае, ярлысы – һәм башка билгеләр буенча да аерылырга тиеш. Сез юмор турында сөйләгәндә һаман тәрбия дисез, ә яшьләр юморга андый максат куймый.

Төп проблемалар турында

Данил Сәфәров:

– Юморның яхшылыгының бер билгесе – аның коммерция ягыннан уңышлы булуы. Әйтик, «Мунча ташы»на кеше билет сатып алып йөри, ул – бу яктан проект. Сезнең проектларны да ТНВ, ялварып, үз мәйданнарында урнаштырырга сораса, шулай ук бу яктан уңышлы дип бәяләргә булыр иде.

Фаил Баязитов:

– Ә нишләп ТНВ сатып алмый соң? Идеяләребез күп, без аларны чынга ашырырга да әзер.

Камил Кәримов:

– Без совет заманында бушлай эшләдек. Рәхмәт тә әйтүче юк иде.

Фаил Баязитов:

Ул заман үтте.

Камил Кәримов:

– Авторлар да югалып бетте.

Фаил Баязитов:

– Ә нигә югалып бетте соң? Чөнки кешенең психологиясе менә ничек эшли: әгәр ул ашау, эчү, яшәү мәсьәләләрен каплый алмый икән, ул аның белән шөгыльләнми.

Алмаз Хәмзин:

– Акчасыз булмый, әйе. Менә, Рамил, сезнең проектны һәрвакыт күрсәтерләр ул. Аларга эфир вакытын тутырырга кирәк. Мин заманында «Әгәр без хәзер өлкәннәргә – 30, урта буынга – 30, яшьләргә 40 процент урын бирмәсәк, бу – безнең татар җырларына балта чабуга тиң булачак» дип язган идем. Шулай булды да. Хәзер дә вазгыять шундый.

Данил Сәфәров:

– Тагын аудитория ягыннан чиклелек бар. Әйтик, берәр рус телендә чыгыш ясаучы кеше татарлар турында шаярта икән, аны фәлән мең кеше карарга мөмкин.

Фаил Баязитов:

– Әйе, безнең дә подкастларны 85 кеше карарга мөмкин, ә мәзәккә якын да килмәгән русча видеоны меңләгән кеше карый.

Камил Кәримов:

– Ләкин авторлар базасы булдырмыйча, алга китә алмаячакбыз.

Фаил Баязитов:

– Ул авторлар базасы белән нишлик соң? Бар ул. Аларның иҗат җимешләрен тарату мәсьәләсе кискенрәк тора.

Камил Кәримов:

Сезнең авторлар татар теленең ничә хәрефе белән сөйләшә ала соң?

Фаил Баязитов:

– Аллага шөкер, бер дигән сөйләшәбез.

Камил Кәримов:

– Бәхәсләшмим. Ләкин шушымыни соң инде авторлар?

Данил Сәфәров:

– Алар бит 14 яшьтән алып, 25–30 яшьлек аудиториягә эшли. Ә ул аудитория бетеп бара. Хәзер авылдагы балалар да татарча сөйләшми. Бик аз районнарда гына үсмерләр үзара татарча аралаша. Алар ул аудиторияне каян эзләп тапсын соң?

Рамил Агдеев:

Җыела ул әкренләп. Шул ук бүген аеруча актуаль булган кыска видеоларны бик күп карыйлар. Техник яктан да, эчтәлек ягыннан да сыйфаты яхшы булса, аны кеше карый.

Алмаз Хәмзин:

– Бу теманың кузгатылуы бик яхшы. Егетләр, эшләргә кирәк. Фикерләрегез нинди булса да, кабул итәбез. «Болай эшлик, тегеләй эшлик» түгел, ә эшләргә кирәк. Сез дә, без дә эшләмәсәк, кем эшләр аны?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү