Татарча «пәрәвез»: өчпочмак һәм уен-көлке белән тулган интернетка ничек акыл кертергә?

«Ватаным Татарстан» редакциясе каршында оешкан «Туган тел» клубының чираттагы утырышы интернетта татарча мохит темасына багышланды.

«Түгәрәк өстәл»дә КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлеге мөдире Ринат СӘФӘРОВ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур ХӘСӘНОВ, Рус телендәге «Идел» журналының шеф-мөхәррире, интернетта популяр булган «Че гуглит татар кызы» проекты авторы Динара ЗИННӘТОВА, Яндекста аналитика бүлеге җитәкчесе, ясалма интеллект белгече Сәйдәш МИФТАХОВ катнашты. Утырышны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара     САБИРОВА алып барды. Сезнең игътибарга анда яңгыраган фикерләрне тәкъдим итәбез.

– Фикер алышуны татарча интернетның бүгенге торышына бәя бирүдән башлыйсы килә.

Сәйдәш Мифтахов

Сәйдәш Мифтахов:

– Әлегә ул заман таләпләреннән бик ерак. Татар интернеты татар халкының бөтен мәнфәгатьләрен дә кайгырта дип уйлыйбыз икән, нинди генә мәсьәлә чишмик, без интернетта татар телендә мәгълүмат табарга һәм аны эшкәртә алырга тиеш. Кызганыч, бүген, әйтик, креатив индустрия һәм фән өлкәсенә кагылышлы татарча мәгълүмат табып булмый. Әмма күпмедер активлык бар. Блогерларыбыз, татарча массакүләм мәгълүмат чараларыбыз бар, иң көчле ясалма интеллектларның берсенә татарча сорау бирсәк, ул безгә татар телендә җавап бирә. Билгеле, ул бик күп нәрсәне белеп бетерми. Димәк, без интернетта бар. Булганын югалтмыйча үсәргә генә кирәк.

Ринат Сәфәров

Ринат Сәфәров:

– Әлбәттә, без үзебезне дөньяда киң таралган телләр белән берничек тә чагыштыра алмыйбыз. Россиядә яшәүче, республикалары булган башка халыклар яссылыгында карасак, әйе, бездә хәлләр күпкә яхшырак булып тоела. Әмма татар интернетының хәлен уртачадан түбән дип бәяләр идем. Интернеттагы татар телле мәгълүмат, нигездә, татар теле, мәдәнияте белән чикләнә. Дөнья хәбәрләре, фән һәм башка тармакларны карасак, татар телендә баштан ук язылган яки тәрҗемә ителгән мәгълүмат юк. Бу – безне изоляциягә китерә торган вазгыять дип саныйм.

Райнур Хәсәнов

Райнур Хәсәнов:

– Интернетка, аерым алганда, социаль челтәрләргә кереп карасак, татар телле контент бар, ләкин аның күбесе яшьләргә кызыклы түгел. Күпчелек контент татарлар турындагы стереотипларга кайтып кала. Әйтик, интернетта өчпочмак, чәкчәк темасы бик популяр. Булсын ул, ләкин без моның белән генә чикләнергә тиеш түгел. Күңел ачтыра торган контент белән беррәттән файдалысы да булырга тиеш. Башка телләр белән чагыштырсак, бу өлкәдә бездә бушлык бар. Без бу бушлыкны ясалма интеллект мөмкинлекләрен файдаланып тутыра алабыз. Әйтик, күптән түгел әзер сценарий нигезендә фильм төшереп бирә торган ясалма интеллект эшли башлады. Һәм ул бер төркем кешеләр төшергән фильмнардан бер дә калышмый. Нигә әле бу мөмкинлекне татарча фильмнар төшергәндә файдаланмаска?

– Интернетта татар телен онлайн өйрәнүгә ихтыяҗ зурмы? Һәм моның өчен нинди мөмкинлекләр бар?

Кадрия Фәтхуллова

Кадрия Фәтхуллова:

– 10 ел дәвамында «Ана теле» онлайн мәктәбе эшләп килде. Әлеге проект урнашкан платформа Россиядән китү сәбәпле, узган ел ул эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, әлеге проект кысасында җитештерелгән контентны Россия платформасына күчерү, мобиль кушымтасын булдыру буенча сөйләшүләр алып барыла. Без әлегә өметне өзмибез.

Моннан тыш, бүген тагын берничә онлайн мәктәп, аерым укытучыларыбыз бар. Без алар белән аралашып торабыз. Әйтүләренчә, эшләре тукталып тормый, Россиядә дә, чит илләрдә дә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар.

Динара Зиннәтова

Динара Зиннәтова:

– Татар телен өйрәнергә теләүчеләр, татарча контент белән кызыксынучылар, чыннан да, күп. Бу җәһәттән татарчалы-русчалы контент файдалы булыр иде. Ул рус телендә сөйләшүче кешеләрне җәлеп итәргә, аларны телебез белән кызыксындырырга ярдәм итә. Татар телен камил белмәгән кешеләр дә, ул контентны аңлап, аңларга тырышып, тел белән күбрәк кызыксына. Һәм мин андый контентка карата тәнкыйтьне аңлап бетермим. Аннан соң, татарчасы артык яхшы булмаган кешеләрнең татар телендә сөйләшүенә бәйләнеп, аларны тәнкыйтьләүчеләр дә азрак булсын иде. Ул тәнкыйтьчеләргә я бик яхшы булсын, я бөтенләй булмасын. Алай мөмкин түгел. Мондый тәнкыйть тел белән кызыксынучыларның бөтен теләген бетерә, миңа калса.

– Бүген интернетта халыкның куллану даирәсе күбрәк язмыш, шоу-шу, эстрада кебек популяр темалар белән чикләнә. Интернетта җитди контент булырга тиеш, дисез, ә менә шушы каршылыкны ничек җиңәргә? Гомумән, кулланучылар арасында мондый контентка ихтыяҗ бармы?

Динара Зиннәтова:

– Без халыкны тәрбияли, моңа ияләндерә алабыз. Ягъни аңа таныш булган, ул интернетта күрергә күнеккән контент, образлар аша кызыксындырырга мөмкин. Шул ук җитди темаларны җиңелрәк контент, юмор аша тәкъдим итәргә була.

Ринат Сәфәров:

– Бу җәһәттән театр белән параллель уздырырга була. Анда да мондый проблема бар. Әйтик, репертуарда җиңел генә спектакльләр булса, театр касса өчен яхшы эшләр иде. Ләкин бөтен кешенең дә комедия генә карыйсы килми бит. Кайсы гына милләтне алсаң да, без сөйләшкән фән, милләтне саклау, телне үстерү кебек темалар ниндидер массалы күренеш була алмый дип уйлыйм мин. Ул – халыкның ничәдер процентын гына борчый торган мәсьәләләр. Бәлки, андый кешеләр өчен аерым контент булырга тиештер? Ә калганнарга җиңелрәк форматта җиткерү юлыннан барырга мөмкин. Ләкин бу шулай ук җитди, эзлекле рәвештә эшләнергә тиеш. Бездә шул ук күңел ачу форматы, юмор да профессионаллар тарафыннан эшләнми бит.

Сәйдәш Мифтахов:

– Маркетингта «бүрәнкә» («воронка») дигән төшенчә, система бар. Бу мәсьәләдә безгә нәкъ менә «бүрәнкә» булдырырга кирәк. Ягъни безгә башта чагыштырмача җиңел, массалы, татарчалы-русчалы контент аша аудитория тупларга кирәк. Ул бик күп булырга тиеш. Аннары шул аудиториягә бары тик татар телендә булган, милли контент тәкъдим итәргә, бераздан аны тагын да катлауландырырга, интеллектуаль контентка якынайтырга, ә соңыннан җитди, интеллектуаль контентка күчәргә. Әмма башта ук аудитория туплый алмасак, катлаулы, җитди татарча контент белән кызыксынучы булмаячак. Безгә бу эшне тулысынча, системалы рәвештә эшләргә кирәк. Шулай булмаганда, кайсыдыр этапта аудиторияне югалтырга мөмкин.

– Бу эштә дәүләтнең роле нинди булырга тиеш? Татар интернетына дәүләт тарафыннан игътибар җитәме?

Динара Зиннәтова:

– Безгә тел амбассадорлары җитми. Аларны үстерү һәм тәрбияләү эшендә дәүләт ярдәм итә алыр иде дип уйлыйм. Амбассадор, дигәндә, мин интернетта татар телен белүнең уңай яклары турында сөйләүче, үз мисалында күрсәтүчене күз уңында тотам. Ул ниндидер тулы бер образ булырга, ә кешеләр шул образга омтылырга тиеш.

Сәйдәш Мифтахов:

– Бу фикер белән килешәм. Дәүләт роленә килгәндә, миңа калса, без амбассадор дип атаган кешеләрне бернинди акча да алыштыра алмый. Әгәр күпмедер акчага ниндидер проект гамәлгә куела икән, акча бетүгә, ул проект бетәчәк. Бу очракта шул ук ярдәм чараларын амбассадорларга юнәлтергә, шул рәвешле шәхесләр үстерергә кирәк дип саныйм.

Райнур Хәсәнов:

– Ә шәхесләрне ничек үстерергә?

Сәйдәш Мифтахов:

– Һәр өлкәгә аерым карарга кирәктер. Ниндидер төгәл рецептым юк. Ләкин шәхесләр, гадәттә, ниндидер җәмгыятьләр, бергәлекләрдә табыла. Миңа калса, безгә төрле өлкәләргә караучы җәмгыятьләр булдырырга кирәк.

Ринат Сәфәров:

– Дәүләт тә нәкъ шуны эзлидер сыман. Җитәкчеләр тарафыннан кызыксыну юк дип әйтә алмыйм. Алар һәрвакыт ниндидер инициатива көтә, аларга да шундый шәхесләр кирәк. Әмма алар да, без дә ул шәхесләрне ничек үстерүне белмибез. Татар телен үстерергә теләүчеләр юк түгел бит.

Райнур Хәсәнов:

– Алар күп, дөресен әйткәндә. Алар әллә нинди проектлар эшли, ләкин игътибар үзәгеннән читтә кала. Менә шундый кешеләрне күтәрәсе, күрсәтәсе иде.

Кадрия Фәтхуллова:

– Миңа калса, бу процессны ничектер тизләтергә кирәк. Безнең халык пассив. Менә шушы дөньяга кереп китәргә әзер түгел, бик консерватив ул. Бу пассивлык безгә киң җәелеп китәргә ирек бирми. Дәүләтне гаепли алмыйм, безгә бик күп мөмкинлекләр бирелгән, ә менә инициатива җитеп бетми.

– Амбассадорлар темасын дәвам иттерсәк, бүген татар блогерлары бу миссияне үти аламы? Аларны моңа җәлеп итәр өчен нишләргә?

Сәйдәш Мифтахов:

– Алар беренче чиратта үтәргә тиеш. Кызганыч, бүгенге татар блогерларының контенты гадәти тормыш, авыл хәлләре, өчпочмак, чәкчәк, Сабан туена гына кайтып кала. Менә бу даирәләрнең амбассадорлары күп, шуңа алар турында яхшы беләләр. Мондый контент та булсын, әмма безгә, һичшиксез, яңа юнәлеш блогерлары тәрбияләргә кирәк. Бәлки, моның өчен ниндидер махсус курслар уйлап табыргадыр? Һәм алар күп булсын иде.

Гөлнара Сабирова

Гөлнара Сабирова:

– Безгә, чыннан да, бу юнәлешкә караган белгечләрне чакырып, курслар уздырырга кирәк. Татарлардан гына түгел, башка милләтләрдән дә өйрәнә алабыз. Бәлки, ул дәүләт югарылыгындагы, җитди проект булырга тиештер.

Динара Зиннәтова:

– Аннан соң бездә пиар, маркетинг ягы да аксый. Җитди контент булдырсак та, аны таратырга кирәк бит әле. Миңа калса, моның белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш. Әйтик, пиар белән шөгыльләнүче зур агентлыкларга дәүләт ярдәмендә татар телле контентны тарату бурычы куярга була.

– Татарстан – IT тармак буенча иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Бу көннәрдә “Киләчәк уеннары” узды. Менә шундый республикада татар телле интернетны үстерү турында сөйләшү хәтта берникадәр сәер тоела. Ничек уйлыйсыз, ни өчен ул бездә уртачадан түбән дәрәҗәдә?

Динара Зиннәтова:

– IT өлкәсен карасак, анда бөтенләй башка төрле, без сөйләшә торган темалардан ерак булган кешеләр эшли. Бәлки менә шундый структураларны булдырган чакта хөкүмәт милли сорауларны алга сөрүче кадрлар турында уйларга тиештер. Коллективта бер генә шундый кеше булса да, тел мәсьәләсе бөтенләй игътибарсыз калмаячак. Әмма ул гади белгеч түгел, җитди вазыйфада булырга тиеш.

Сәйдәш Мифтахов:

– Бу мәсьәләдә тагын бер гап-гади фактор бар – финанс мәсьәләсе. Әйтик, IT белгеч татар телендә проект ясый икән, ул я бөтенләй бер тиен акча алмый, я 20–30 мең сум хезмәт хакы ала. Әгәр ул шушы ук эшне рус яки инглиз телендә эшли икән, 200, 300, 500, 600 мең сум эшләргә мөмкин. Монда финанс аермасы берничә тапкыр дип түгел, нульләр саны белән исәпләнә. Шуңа да моның белән шөгыльләнүче юк.

– Кызганыч, без милли контентны тарату мөмкинлекләре буенча да чикләнгән. Әйтик, Яндекс кебек зур компанияләр милли телләргә һәм милли контентка карата нинди мөнәсәбәттә? Игътибар бирәме?

Сәйдәш Мифтахов:

– Монда ике аспект бар. Беренчедән, зур ширкәтләр һәрвакыт акча артыннан чаба. Әлбәттә, татарлар аудитория ягыннан аз түгел. Ләкин без шул ук контентны рус телендә чыгарабыз икән, аны татар, рус, чуаш, башкорт һәм башкалар да аңлый. Шуңа да мондый компанияләр өчен милли телләр беркайчан да фокус теле була алмый. Әйткәнемчә, аларга табыш кирәк. Теге яисә бу милләт акча китерә башласа гына борылып карый. Әмма тагын бер мөһим аспект – медиа һәм пиар мәсьәләсе бар. Әйтик, хәзер Яндекс Казахстанга чыгарга җыена. Димәк, казах теленә игътибар артачак. Әмма бу Яндекс өчен акча эшләү ягыннан түгел, пиар ягыннан әһәмиятле. Ягъни мондый зур ширкәтләр өчен милли телләр пиар, медиа яки башка төрле файда алу өчен кирәк. Шуңа да безгә милләт буларак күбрәк үзебезгә таянырга иде. Без, энтузиастлар – тел-милләт тарафдарлары һәм дәүләт халыкның кызыксынуын, ихтыяҗын үстерергә тиеш. Әгәр ул ихтыяҗ акча китерә башласа, ширкәтләр дә табылачак.

Динара Зиннәтова:

– Бәлки, безгә төбәк телләрен өйрәнергә ярдәм итә торган масштаблы платформа, проект булдырып, аны шундый зур ширкәтләрнең берсенә, әйтик, «ВКонтакте»га тәкъдим итәргәдер? Моны эшләүче табылса, билгеле. Бу эшнең бөтен Россия төбәкләре өчен файдалы булуын ассызыклап эшләсәк, IT гигантлар аның белән кызыксыныр иде, миңа калса.

Сәйдәш Мифтахов:

– Бик яхшы идея. Һәм аны тормышка ашыру да – бик мөмкин эш. Моның өчен бу идеяне кирәкле кешегә «сатарга» гына кирәк. Бу очракта идеяне теге яисә бу ширкәттә абруе булган кеше тәкъдим итсә, нәтиҗәсе булачак.

– Татарча интернет үсеп китсен өчен, бүген нинди этәргеч кирәк? Бу җәһәттән нәрсә таяну ноктасы була ала?

Райнур Хәсәнов:

– Кирәкле кешеләрне таныштыру, очраштыру.

Сәйдәш Мифтахов:

– Ә иң мөһиме – бергә эшләтү. Ягъни җәмгыятьләр төзү.

Динара Зиннәтова:

– Амбассадорлар.

Ринат Сәфәров:

– «Нәрсәне дә булса алга этәрер өчен, нигездә, кадрлар һәм акча кирәк», – дип әйткән бер акыл иясе. Бу сөйләшүдән аңлавымча, бездә акча ягы икенчел тора, ахры. Безнең төп проблемабыз кешеләргә, аларны үстерү, тәрбияләүгә, булганнарын бер-берсе белән таныштыруга кайтып кала.

 Кадрия Фәтхуллова:

– Сәйдәш һәм Райнур кебек кешеләр.

 


Фикер өстәү