Фәнзия Каюмова: «Үз белгәннәремне укып, һәр кешегә дога кылам»

Моннан 4 ел элек 26 яшьлек Тәлгать Каюмовның тәне бик каты пешеп, авыр хәлдә калганын язган идек. Янәшәдәге басуга чыгып, дуслары белән шашлык пешермәкче була алар. Учак ягам дигәндә генә егеткә ут каба. Ул чакта тәненең 80 проценты зыян күрде. Әнисе Фәнзия апаның да хәле авыр иде. Әмма алар бирешмәде, икәү бергә авырлыкны җиңеп чыга алдылар.

– Коронавирус башланган вакыт иде. Бер җирем авыртмаса да, миндә шул чирне таптылар. Әллә ничә кат тест бирдем. Шулай итеп, табиблар Тәлгать яныннан чыгарып җибәрде. Ә ул чакта балага минем ярдәмнең иң кирәк вакыты иде. Мин монда елап яттым, ул анда тилмерде. Бераздан миңа аның янына керергә рөхсәт иттеләр. Ни күрим, балам бик нык ябыккан, тиреләре начарланып беткән иде. Өйгә алып кайтырга куркам. Әнә шулай килеп-китеп 1 ел да 3 ай йөрдем, – дип искә ала Фәнзия апа. – Ул вакытта Тәлгатемнең сыйныфташларының әниләре бик ярдәм итте. Алар миңа, балаңны бетерәсең, үз өстеңә алып язып, өеңә алып чык, диделәр. Башта бик курыктым. Кулымда бер тиен акчам юк. Гел улым янында булгач, эшли алмадым. Кешедән ничек итеп акча сорыйм ди. Тормышымның иң авыр вакытларында да кешедән әйбер сораганым булмады бит…

…Ире Рәфкать белән бик яратышып өйләнешә алар. Уллары туа. Тик матур гына яшәгәндә, ире юл фаҗигасенә очрый. Шуннан имгәнеп кала. Умырткалары сынып, аягына баса алмый.

– Ул чакта иремә 38 яшь иде. Табиблар хастаханәдән чыкканда озак тормас дигәннәр иде. Аллага шөкер, 8 ел яшәде. Язмыш сынавын бергә үттек. Әле ул чакта без иске баракта яши идек. Шәймиевкә рәхмәт, тузган торактан 2003 елны безне ул күчерде.  Озак елап утырып булмады, ялгызлыкны эш белән җиңдем мин, – ди Фәнзия апа. – Улым пешкәч, мин бөтенләй авыруга әйләндем. Кан басымым уйный башлады. Сәламәтлегем какшады. Үземне уйлаганым булмады, улым гына исән калсын, дип теләдем. Алып чыктык без аны өйгә. Улымның дусларының әти-әниләре безнең хәлне дөньяга чыгарды. Шуны ишетеп иң беренче булып сез килеп яздыгыз бит. Әнә шуннан соң безгә бар дөнья ярдәм итә башлады. Әллә кайлардан шалтыратып хәл белделәр. 150шәр мең сум акча күчергән кешеләр булды. Улымның тәнендә ачык яралар булгач, чисталык та мөһим иде. Фатирыбызда ремонт юк иде бит. Ишекләребез иске иде. Барысын да хәл иттек. Улыма шартлар тудырдык. Хәтта, телевизор алып биреп, Тәлгать карап ятарлык итеп куеп та киттеләр.

Фәнзия апа әле дә үзләренә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтен укый. Шөкер, улы аягына баскан. Хәзер аны танып та булмый. Тазарып та киткән. Ике ел буе I группа инвалид булып йөргән, хәле яхшыргач, III группа инвалидлык бирәләр. Тик ул әле эшли алмый. Пешкән урыннары бик сызлый, ди.

– Улым кояшта да озак йөри алмый. Аллергиясе бар. Бик сызлана инде. Һава торыш бозыласы булса, төннәр буе йоклый алмый ята. Мин, өйлән инде, дип аптыратам, ә ул ашыкмый. Үз хәлен беләдер инде. Гаилә кору уен эш түгел. Җаваплылык сорый. Матди ягы да кирәк. Сәламәтлегеңне югалткач, кире кайтарып булмый, – ди Фәнзия апа. –  Улым терелсен өчен хәләл акчаларын биргән һәркемгә көн саен дога кылам. Мин аны үзем генә берничек тә аякка бастыра алмас идем. Көнаралаш өебезгә табиб белән шәфкать туташы килеп йөрде. Аларга күпме акча түләдем. 6 ай буе бит бу!  Безнең хакта сорашкан, әле дә хәлебезне белеп торган һәркемгә чиксез рәхмәт. Улымның дуслары, аларның әти-әниләре алдында баш иям. Иң зур рәхмәтем «Ватаным Татарстан» газетасы журналистына. Берәүгә дә мондый борчу-хәсрәт килмәсен.


Фикер өстәү