Елама, Сәрвиназ!

Хикәя

Ай нурында миләш коена. Көмеш тасма булып сирпелгән яктылыкта тәлгәш-тәлгәш мәрҗән-җимешләр, йотлыгып, чык суы эчә. Колак салып тыңласаң, иркә җилнең өрфия канатлары кагылып үткәндә, аларның үзара серләшкәнен ишеткәндәй буласың: чең-чең… чең-чең… Җырлауларымы? Әллә инде үзләре генә белгән сагыш-моңны эчләренә йотып, яшьсез генә елауларымы? Табигатьнең үксез баласы булмаса да, язмышы да җиләкләре кебек ачы, бик ачы миләшкәйнең. «Елама!» дип юатыр җылы җаннар табылса гына инде…

Буй җитмәслек югарыда сакланып калган җиләкләр, үз дәрәҗәләрен белеп, вәкарь белән генә тирбәлешеп утыра. Болар – миләш куагының соңгы куанычы, соңгы өмете. Башкаларын, кояш күреп аллана башлауга ук, ботарлап бетерәләр. Кызык итеп, бала-чага да йолыккалый, матурлыгына ымсынып, яшь-җилкенчәк тә үрелә үзләренә. Миләш вакыты җәй түгел ләбаса, ник берсе аңласын шуны. Көз кочагында назланып өлгерәсе, балланасы бар бит җимешләрнең. Көтмиләр. Өзәләр дә, әчелеген тойгач, төкереп ташлыйлар. Ни үзен, ни җимешләрен усал җилләрдән саклый алмаган миләш куагы исә, язмышы белән ризалашып, үз көенә яши бирә.

…Өздереп-өздереп, кош сайрап куйды. Аскы катта яшәүчеләр читлектәге кенәриләрен бүген дә балконга чыгарган – шуның тавышы…

Сәрвиназ, ай шәүләсе төшкән сукмакта кадерсез аунап яткан тәлгәшләргә күз төбәп, хәтсездән басып тора иде. Балконның ярым ачык тәрәзәсе аша уйнаклап кергән төнге җилбәзәк җил шәрә иңбашларына салкынча сулыш өрә башлагач кына туңып киткәнен тойды ул.

– Беләсе иде, төн йокыларыңны калдырып, кем хакында уйланасың икән?

– Ай! – Уйлары белән мавыгып, иренең дә балконга чыгып басуын искәрмәгән икән, Сәрвиназ сискәнеп китте. – Куркыттың бит! Сине дә йокы алмыймы әллә?

Аның соравы җавапсыз калды. Җәүдәт, беренче тапкыр күргәндәй, хатынының җилкәсенә таралган бөдрәләренә, бетмәс моңсулык яшеренгән шомырт күзләренә, бүген тотып кияүгә бирерлек кыз үстерсә дә, зифалыгын, сыгылмалыгын җуярга өлгермәгән сылу гәүдәсенә, кыска челтәр күлмәк аша учка сыеп бетәрдәй булып күренгән нәзек биленә текәлеп карап торды. Аннан, үзенең пижама кесәсеннән тәмәке кабы чыгарып, ачаргамы-юкмы дип икеләнгән сыман, берара кулында әйләндергәләде, тәрәзә янына килеп көйрәтеп җибәрде. Әйтерсең, алкаланып чыккан тәмәке төтененнән дә әһәмиятлерәк берни юк иде – бик бирелеп шуны күзәтте. Бераздан, Сәрвиназга борылмыйча гына:

– Тартмыйсыңмы? Йөрәк янганчы тәмәке янсын, диләр бит, – дип куйды.

– Куйсана урынсыз шаяртуларыңны.

Сәрвиназ сүзен дә әйтеп бетермәде, Җәүдәтнең көчле куллары ике иңбашыннан авырттырып кысып алды. Ир, җанын үтәли күрергә теләгәндәй, аның күзләренә текәлде:

– Син мине бала-чагага йә булмаса бөтенләй ахмакка саныйсыңмы? Берни дә сизенми дип уйлыйсыңмы? Мәчеле-тычканлы уйнарга унҗиде яшьлек чагыбыз түгел ләбаса… Соңгы арада үзгәрдең син,  бик үзгәрдең. Бәлки, сәбәбен дә әйтерсең, ә?

«Йа Ходай, менә ул мин көткән мизгел! Тик әзер түгел, түгел лә мин бу сөйләшүгә. Бераз гына сабыр итсәң иде, Җәүдәт, уй йомгагымның очына чыкканчы булса да түзсәң иде».

Аның уйларын укыган шикелле, Җәүдәт җанны туңдырырлык салкын карашы белән янә хатынының йөзенә төбәлде:

– Сораудан качам дисең инде. Иртәгә, берсекөнгә… Сөйләшербез әле, дисең, значит. Ә менә минем бүген, бүген сөйләшәсем килә, черт возьми! — Җәүдәтнең йодрыгы һаваны кыйнап узды. Аннары көтелмәгән, гаять тыныч тавыш белән: «Йоклыйк, булмаса», – дип өстәп куйды.

Авыр адымнар белән ишеккә юнәлгән иренең төз гәүдәсе бөкрәя төшкән кебек тоелды Сәрвиназга. Шул мизгелдә аның иңнәренә сарылып, үкси-үкси елыйсы килеп китте. Әгәр ир-канаты артка борылып бер караса, чишмә ташып түгеләсе иде. Әмма Җәүдәт борылмады.

Сәрвиназ чуалып-йомарланып беткән уйлары белән янә япа-ялгыз калды.

Җан тынычлыгын алырга уч төбеннән аз гына зуррак хат кисәге җитте. Аны ачып, беренче сүзе күзгә ташлануга ук, Сәрвиназ, бармак очлары учак теленә эләккәндәй, хатны идәнгә ыргытты. Шакмаклы дәфтәр битендә кыл уртада ярылып яткан сүз, ничәмә-ничә еллар дәвамында бер ишетергә зар-интизар булып тилмерүләренә соңлаган җавап рәвешендә, аяк йөзенә сарылды. Ниндидер әрнү, гарьләнү хисе бербөтен булып, хатынның сулышын кысты, тын алырга ирек бирмәде. Шулай да идәнгә иелеп, кәгазь кисәген күтәрергә, аны бөгәрләп почмакка томырырга көче җитте үзенең. Аннан соң тәмам хәлсезләнеп, диванга сыгылып төште. Өйдә беркем дә юк иде, рәхәтләнеп, йөзе сулып-суырылып калганчы, балалар күк әле үксеп, әле үкереп елады Сәрвиназ. Тынычлана төшкәч, тураеп утырды да кисәк кенә сикереп торды, бөгәрләнгән хатны җирәнеп кенә кулына алды да бертын текәлеп торды. Барыбер ачып укыйсын белә иде – үз-үзен артык газапламады. Тигезле-тигезсез эре хәрефләр күз алдында биешсә дә, үзенә атап язылган юлларны бер түгел, әллә ничә кат укып чыкты. Укыды да хатны нәкъ баягыча йомарлап, янә почмака томырды. Идәнгә тияр-тимәс торган тәрәзә челтәре үпкәле тибрәнеп куйды.

«Исенә төшкән». Хатынның башка чакта йөзенә иркә кыяфәт биреп, өскә кайтарылып торган иреннәре кысылып йомылды; ул, башы авыртуга шул гына сәбәп булгандай, авыр толымын төйнәп куйган каптырманы йолкып алды.

…Инде ничәмә-ничә көн шушы хат тынгы бирми, йокы күрсәтми Сәрвиназга. Ялгыз калганда еш кына үз-үзе белән сөйләшүен аңлап, хатын корт чаккан шикелле сискәнеп китә: башыңны болай уйга салып йөрсәң, акылдан язу да күп сорамас… Җәүдәте белән киңәшләшергә бер түгел, йөз талпынды, тик нидер чабудан тарта, тоткарлый иде аны. Инде онытасы килгән үткәннәр онытылып, төзәлергә тиеш җәрәхәтләр төзәлеп килгәндә, барысын да яңартып, бәгырьгә кан саудыру кирәк түгел, түгел.

«Кызым», имеш… Кәгазь битенә шушы сүзне сырлаганда Гариф карт ни уйлады икән?..

Сабый чакта курчак кебек матур, орчык кебек бөтерчек кыз иде Сәрвиназ. Тик үсмер өлешенә тигәне генә тау-ташлар авырлыгы булды. Өйләренә афәт үтеп керде… Аек чагында әүлиягә тиң әтисе, авызына аракы эләксә, аждаһага әверелә иде. Мал табибы булып эшләгәч, әле берсе, әле икенчесе чакыра үзен, аяк ялын исә шул зәхмәт белән генә түләргә дигән закон бар диярсең. Җитмәсә, колхозы да хезмәт хакын аракылата гына бирә башлады. Үзәккә үткәне – өйгә кайткач, кул астындагы бөтен нәрсәне кырып-җимерү генә түгел, тагын аракы таптырып, хатынын газаплау иде. Җитмәгәне артыннан үзе ике аягының берсен дә атламый, Сәрвиназны ияртеп, урам буйлап Зәкия теләнә. Төн уртасында кеше тәрәзәсен шакып, аракы сораган әнкәсенең мескен, гаҗиз кыяфәте бүгенгәчә куркыныч бер төш кебек күз алдыннан китми җәфалый Сәрвиназны. Ә ул чакта… Ул чакта, әтисе өйдән куып чыгарган төннәрдә күрше-күләндә яки лапас түбәсендә, мунча өйалдында кунуларны онытырлыкмы? Иртән, идәндә гырлап яткан ата кешене көч-хәл белән караватка илтеп салгач, китап-дәфтәрләрне ничек кирәк алай җыештырып, мәктәпкә китүләрне? Укытучы ниндидер синус-косинуслар турында сөйләгәндә, әти тиешле кешенең бүгенге җирәнгеч чырае, авыз тирәсеннән агып төшкән селәгәе, юеш чалбары истән чыкмый тинтерәтүләрне? Апаларының «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап кайтарырлык хәле булмаган кызны  «бу хәтле аңгыра булырсың икән, балакаем» дип бөтен класс алдында мыскыл итүләрен?

Юк, юк, боларның берсен дә онытырлык, гафу итәрлек түгел. Ә соңгы тамчы? Гөл чәчәге кебек сылу булып үсеп килгән Сәрвиназның, буй җиткереп килгән кызның мизгел эчендә чигә чәчләрен агарткан соңгы тамчыны, соңгы төнне кая куясың?..

Нәкъ шундый ук гадәти көн иде. Гадәти. Көндез ап-аек булып, туры атлап чыгып киткән ата кеше кичкә тагын кемдәдер сыйланып кайтты.

– Баскыч буен көрәмәгәнсең.

Сүз җебенең болай башлануы хәерлегә түгел икәнен әнкәсе дә, Сәрвиназ да бик яхшы белә. Тавыш куптарыр, бәйләнер өчен һәрвакыт ниндидер сәбәп кирәк.

– Нәрсә, хәзер минем белән сөйләшүче дә юкмы әллә? – Ата кешенең тавышы бөердән чыга иде.

– Көри торасың, ява тора. Көн буе буран котыра бит бүген. – Зәкия артсыз урындыкка тас куеп, кер юып маташкан җиреннән башын күтәрмичә генә җавап кайтарды.

Өстәл артында бәрәңге турап утырган Сәрвиназ эндәшмәде. Тешләрен дә, пычак сабын да ныграк кысып, эшен дәвам итте.

– Үсеп җиткәч, әти кирәкми, шулаймы? Нәрсә утын пүләнедәй катып утырасың? – Ишек төбендәге мичкә тотына-тотына, алпан-тилпән киез итеген салырга иелгән Гариф сөрлегеп китте. – Тор, атаңның итеген салдыр!

Зәкия юеш кулын халат итәгенә сөртә-сөртә, ир кисәгенә ярдәмгә ашыкты.

– Сиңа әйттеммени? – Гариф башындагы бүреген идәнгә томырып, хатынына акаеп карады.

– Алла бәндәсе, сиңа кем салдырса да ярамыймыни? – Зәкиянең дә сабыр савыты тулышып килә иде. – Җитеп беткән кызыңнан да оялмыйсың ичмаса, адәм гыйбрәте!

Хатын сүзен әйтеп бетерә алмады, ирнең кизәнеп торып сугуыннан сыгылып төште, борыныннан кан китте. Сәрвиназ исә таш сын кебек керфек какмый әтисенә төбәлде.

– Көне буе… икәүләп өстерәлеп йөриләр дә… Кара син аны, миңа каршы килеп маташалар ишшу… Ике праститутка, сөйрәлчек… – Гариф ниндидер канәгать чырай белән аркасын мичкә терәп, идәнгә сузылып утырды.

Сәрвиназ өстенә шакшы су коелгандай, бөрешеп калды. Ата кеше авызыннан яңгыраган сүзләр аның садә җанына ук кебек кадалды. Бу дөньяның пычраклыгыннан, бөтен мәшәкатьләреннән бердәнбер котылу чарасы табып сыенган кебек, кулындагы пычакны күкрәгенә кысты. Тастымал белән йөзен сөртеп маташкан ана, коты очып, кызына томырылды.

– Бар, кызым, әйберләреңне җыештыр. Ашау кайгысы булмас монда, тагын белый гәрәчкесе кузгалса… – Ана, мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып, кызын өстәл артыннан торгызды. – Бәрәңге кабыгын сыер алдына гына салып кер, балам. – Аннан, бәласеннән башаяк дигәндәй, агач саплы пычакны кулындагы чүпрәккә төреп, шкаф тартмасына яшерде.

Сәрвиназ, идәндә җәйрәп утырган әтисенә нәфрәт тулы караш ташлады да иске пәлтәсен җилкәсенә салып, өйалдына атлады. Яралы кош баласыдай тыпырчынган йөрәгенең тынычлануын көткән сыман, салкын сәкегә килеп утырды. Эчмәгән чагында: «Исемеңне мин сайладым, кызым, тел очында җырлап тора!» – дип йөзен балкытып елмайган әтисенең җен алыштырган кыяфәткә керүе башка сыймаслык, акыл кабул итмәслек бер нәрсә кебек тоела. Аракыны уйлап табучыларны да, кеше затларын тилертер өчен аны сатучыларны да, әтисенең хезмәтенә шул каһәр суккан белән түләүчеләрне дә, үз-үзен белештермәс хәлгә килгәнче лыкынган әтисен дә җаны-тәне белән күралмас булып, йодрык йомарлап яшәүнең чәчәккә бөреләнеп килгән кызга коточкыч авыр икәнен кемнәр төшенер? Авыл халкы өчен әнкәсе күптән «исерек Гариф хатыны» булса, Сәрвиназ – «исерек Гариф кызы». Кемдер жәлләп, кемдер көлеп, кемдер мыскыллап, шулай дип кенә тамгалый аларны. Сыйныфташ кызларының борынына күптән егетләр исе кереп, кич чыгып, озатышып йөриләр. Сәрвиназ исә, үзенең «исерек Гариф кызы» икәнен бер генә минутка да оныта алмыйча, бар дөньядан читләшеп, күз яшьләрен эчкә йотып, үзалдына яши. Бу хурлыктан, бу ярлыктан котылу мөмкинлеге кызның башына бер түгел, йөз килгәндер… Әмма әнисенең болай да иртә сулган йөзе, бердәнберем дип Сәрвиназга төбәлгән күзләре кызны акылсыз адымнардан тыеп тора.

Сәрвиназ авыр сулап сәкедән кузгалды. Өйдә тагын кара тавыш күтәрелеп килә иде, әтисенең карлыккан тавыш белән:

– Бер ярты тап, тамак чатный! – дип әмер бирүе колакны ярып керде. – Алдыма китереп утыртмасаң, дөньяны көл итәм!

Кыз, колакларым ишетмәсен дигәндәй, пәлтә якасын күтәреп куйды, бәрәңге кабыгы салынган чиләкне тотып, ишегалдына атлады. Кар салырга өлгергән сукмактан бата-чума абзарга юнәлгәндә башында бер генә уй бөтерелә иде: яшәү дип атарга тел әйләнмәгән бу тормыштан ничек котылырга соң?.. Әтисен дә, әнисен дә, үзен дә ничек коткарырга?..

Кипкән печән, сөт, сарык йоны, тагын әллә нинди исләр бергә кушылып аңкыган абзар эчендәге тынлыкны ала сыерның ипләп кенә күшәгәне боза. Сәрвиназ кулындагы сыйны тагаракка бушатты да, караңгылыкка ияләшеп килгән күзләрен бер ноктага төбәп, уйлар чоңгылында онытылып басып торгач, өйгә тартмаган аякларын сөйрәп кенә чыгу юлына борылды. Туктап, бәрәннәр яткан бүлемгә күз төшерде, бер-берсенә сыенышкан бәләкәчләрнең бөдрә туннарын үрелеп сыйпады.

Абзар ишеген ачып җибәрүгә, кыз күз алдындагы күренештән шашып калды: кышкы буранга кушылып, тирә-якта ялкын телләре биешә, аларның өе дөрләп яна иде. Сәрвиназ атлый да, кычкыра да алмады: теле мизгел эчендә аңкавына ябышты, аяклары тыңламаска әйләнде. «Әткәй, әнкәй!» дигән фикер дә каяндыр янәшәдән генә сызылып үтте: кыз бер мәлгә уйлау сәләтен югалтты. Сихерләнгәндәй, йорт бүрәнәләрен чолгап алган галәмәт зур учакка карап катты. Кул-аякларының кинәт кенә ток суккандай дерелди башлавын да тоймады ул, ниндидер мәгънәсез чырай белән кадакланып торуын белде. Мизгелнең кайсыдыр бер өлешендә үзен дә шул ут эчендә хис итеп, бу мәхшәрдән ераккарак китәргә яки, киресенчә, шул мәхшәр эченә кереп качарга, югалырга теләде. Тик гәүдәсе аңа буйсынмый иде. Шулай да бераздан ниндидер сәер көчкә ияреп, кыз кирегә, абзар эченә аякларын шуыштырды. Утын әрдәнәләре өелгән почмакка нигә, ничек, ни өчен барып елышуын да аңламады ул. Читтән күзәтеп-күреп торучы булса, кызның сабыйлыгы да чыгып бетмәгән йөзендә елмаюга тартым тилемсә бер чалым абайламый калмас иде. Әйтерсең лә кул чугыдай кыска гына гомерендә күтәреп арыган ниндидер авыр йөктән арынырга җыенуы… Юк, Сәрвиназ акылын җуймаган иде: ул якында гына кычкырышкан кешеләр тавышын да, «лапаска төшә, малларын булса да чыгарыгыз» дип акырышканнарны да аермачык ишетте. Тик үзеннән аваз-өн чыгара алмады, киресенчә, кемдер күреп алудан курыккан сыман, җиргә чүкте дә аркасын утын өеменә терәп, күзен йомды. Инде аяклары гына түгел, бөтен тәне өянәк тоткандай калтырана башлады, тешенең тешкә бәрелеп шакылдавы үзенә үк ишетелә иде. Тик кыз тәнен дә, җанын да тыңлата алмады. Менә-менә барысы да бетәчәгенә – алда әтисен дә, әнисен дә, үзен дә бер кайгысыз, борчу-хәсрәтләрсез, тамгасыз бөтенләй башка дөнья көтәчәгенә ышаныч көч өстәдеме, күкрәген ярып чыгам дип типкән йөрәге кинәт тынычлана төшкәндәй, алай гына да түгел, туктап ук калгандай тоелды: сыер мөгрәгән, сарыклар кычкырган тавышларны күмеп, абзар алдында ут көлтәсе пәйда булды.

Сәрвиназ барыбер сабый бала иде әле: бу олы галәмдә гади кешеләрнең тузан бөртегенә тиң җан иясе икәнлеге турында да, ул җан ияләрен кулларында курчак итеп уйнаучылар хакында да, аракы дигәннәренең әнә шул курчакларны ничек кирәк шулай биетүче җеп булуы турында да уйламый, уйлый белми иде. Аерым бер катлау кешеләренең тормышы ал да гөл булсын өчен ак-караны күрми бил бөгүче сукыр-чукраклар кирәклеге дә – аның өчен битләре ябык китап; әтисе шикелле меңләгән, миллионлаган җаннарның корбанга әверелүе кемнәргәдер бик кулай булуын да  аңламый әле ул. Кыз бер генә кешене – бербөтен булып яшәргә тиеш гаиләләренең тынычлыгын урлаган, кан-яшь түгеп гомер кичерергә мәҗбүр иткән әтисен генә гаепли иде. Менә хәзер, берничә адым аралыкта пәйда булган яктылык гүя ул хыялланган бөтенлекне вәгъдә итә иде… Кыз яктылыкка каршы атламады, оеган, изрәгән, үзен-үзе тыңлата алмаган халәттә дер-дер килеп утыруын белде.

Бакча яклап, кыз посып утырган почмак артында гына кисәк трактор кабызган кебек котсыз тавыш ишетелде. Сәрвиназ ике тезен куллары белән кочып,  янә өнсез калды. Каршыга килгән ут ташкынына караганда колакны ярып кергән тавыштан курку хисе көчлерәк булып чыкты: кыз ирексездән бөрешеп, башын тезләренә таба иде. Шул мизгелдә баш очында нидер чатыр-чотыр килде, нидер ярылды, нидер җимерелде. Кыз күз чите белән аермачык итеп үзенең чигәсенә терәлеп диярлек торган пычкыны күрде. Хәер, маңгай күзе белән күрдеме, әллә шулай тоелды гынамы, әллә инде эчке бер тоемы белән абайлады – ничек кенә булмасын, әҗәлнең каш белән күз арасында икәнлеген искәртеп, янәшәдә, тегәрҗеп калынлыгы гына арада пычкы чылбыры абзар тактасын телеп төшерде.

– Ах!

«Дружба» пычкысы белән арткы стенаны ярып, малларны чыгарырга ашыккан күрше иренең ахылдаганы бакчаны яңгыратты.

– Анда кеше, анагызны!.. – Ир авызыннан яңгыраган тозлы-борычлы сүзләр һаваны яшен камчысы урынына ярып үтте. Ул кулында пырылдап эшләгән пычкыны сүндереп тә тормыйча, кырыйга ыргытты, үзе кар өстенә тезләнеп, башындагы колакчынлы бүрекне читкә алып очырды, һава җитмәгәндәй, сырма төймәләрен чишеп ташлады. Аннан гына исенә килеп, бармаклары белән чәчен тарый-тарый, яралы аю кебек үкерергә тотынды. – Шырпы кабы хәтле ара калган, башын… башын… башын…

Ул акылдан язган кеше күк бер сүзне тулгандырганда, эшне аңлаган ир-атлар Сәрвиназның камырга әйләнгән гәүдәсен күтәреп алдылар. Кыз һушын җуйган иде. Ике як чигә чәчләре ап-ак төскә кергән күрше кызына карап аһ иткән ир заты үзенең маңгаенда да бер тотам ак учма барлыкка килгәнен әле белми иде…

Соңыннан, әти тиешле кешенең бензин сибеп йортка ут төртүен, аннан хахылдап урамда басып торуын, әнкәсенең  могҗиза белән тәрәзәне ватып кар өстенә сикерүен өзек-өзек вакыйгалар итеп бер-берсенә ялгарга күпме генә тырышмасын, Сәрвиназ әтисенең бу вәхши адымын аңлый да, кичерә дә алмады.  Хәер, хатыны йә кызы каршына  кичерү сорап килгәне булдымы Гарифның? – Больницада ятканнан соң да, мәҗбүри хезмәттән кайтканнан соң да күзләренә күренмәде. Эчүен ташлаган, башка хатынга  өйләнгән дигән сүзләрдән башка ул яшәгән тарафлардан хәбәр  ишетелмәде.

Гарьләнгәндер әнисе, рәнҗегәндер, әмма сиздермәде, теш кайрап, ата кеше турында кыек сүз катмады. Авылдашлар, туганнар ярдәме белән кечкенә генә йорт җиткерде, тормыш йөген арык иңнәре белән генә түгел, теше-тырнагы белән сөйрәде. Әйтерсең, Гариф атлы ир заты, яратып кавышкан ярты җаны, кызының әтисе теге кичне күкне ярып мәңгелеккә күчкән иде – Зәкия аны ни яхшыдан, ни яманнан тел тибрәтеп искә алмады. Ә менә Сәрвиназ кичерә алмады әткәсен. Җанына шул кичнең күмер карасы ягылып калган диярсең – нәфрәт һәм ачудан кала, берни юк кебек. Дөрес, кичләрен йокларга яткач, күз алдында әтисе белән икәүләп рәсем ясап утырган, шомырт җыйган, качышлы уйнаган балачагы килеп йөдәткән мәлләр дә әз түгел. Әллә кая кереп качкан әтисен таба алмаганда да, шомырт куагына күлмәк итәге эләккәндә дә иркәләнеп еларга тотынган кызчыкны каршында ялт пәйда булган әткәсе көчле кулларына күтәреп алыр иде дә «елама, Сәрвиназ, елама, сандугач» дип үчекли-көлә юатыр иде… Әмма кыз ул матур мизгелләрнең төш кенә булганлыгына үзен ышандырырга тырыша. Ата кешенең башын комга яшергән тәвә кошыдай үз-үзеннән качуы, бер генә тапкыр да хәл-әхвәл белешмәве, «кызым» дип күңел хакы өчен дә ым салмавы, көлгә өйләнгән дөньяны аякка бастырырга маташканда ярдәм кулы сузмавы күңел түрендә баш калкытырга маташкан вак-төяк яктылыкны да күмеп китә иде.

Үсмер чакта ук чаларырга өлгергән чәченә шомырт каралыгы әйләнеп кайтмаса да, буяп торгач, күзе күнекте Сәрвиназның. Ата кешенең хыянәтенә генә күнегерлек түгел иде…

 

«Кызым!» дип язган иде Гариф карт, «кызым» дип… Исенә төшкән. Кеше гомеренә тигән өлешне яшәп бетереп килгәндә, картлыгы ишек какканда исенә төшкән. «Әллә ничә ел шикәр чире белән авырыйм, былтыр – уң, быел сул аягымны тездән кистеләр. Карчыгым бүлнистә ташлап калдырды, үги балалар минем турыда ишетергә дә теләми. Карар кешем юк, картлар йортына булса да урнаштырсаң иде, кызым», – дип язган ата кеше. Шушы хәбәрне ирештергән хат кисәге җан тынычлыгын алды да инде Сәрвиназның. Кәгазьне бөгәрләп ыргытса да, хәтер дигәннәрен йомарлап чүп савытына томыру мөмкин түгел шул. Ашый, корт урынына җанын кимерә, төн йокысын качыра иде кәгазьдәге юллар. Киңәш сорап кемнәрнең алдына егылсын? –  Әнисенең бакыйлыкка күчкәненә дә ничә еллар… Җәүдәтенә сүз катарга әле дә булса батырлыгы җиткәне юк. Иренең нинди дә булса катгый фикергә килүеннән түгел, үзенең йомшаклыгыннан курка иде хатын… Бу хакта сүз башласа, Сәрвиназ Җәүдәтнең «оныт, ул сине оныткан кебек, дөньяда барлыгын оныт» дип әйтмәячәген бик яхшы белә иде…

– … Үзебезгә алып кайтыйк. Яшәгән кадәре яшисе калмагандыр.

– …?

– Нинди генә булса да, ул бит сиңа ата кеше.

– Ата кеше? Син бит минем  тормышымның һәр сәхифәсен бик әйбәт беләсең…

– Беләм. Синең олы йөрәкле икәнеңне дә беләм. Шулай булмаса, егерме ел буе күз карашыңнан аңлап яшәр идемме, миләшем?

Миләшем… Җәүдәтнең Сәрвиназга яратып дәшә торган сүзе ул. «Мин синең чибәрлегеңә түгел, горурлыгыңа гашыйк булдым бугай. Бүтәннәр белән чагыштырганда, син буй җитмәслек биеклектә бит. Көзге миләш кебек», – дигән иде бервакыт Җәүдәт, Сәрвиназны шаккатырып.

Менә бүген дә шул татлы сүзе белән болай да мөлдерәмә күңелне тагын тулыштырып җибәрде.

– Елама, Сәрвиназ, елама, миләшем, – диде Җәүдәт, хатынын кочагына алып. – Нинди генә булса да, ул бит синең әтиең… – дип баягы сүзләрен кабатлады.

«Елама, Сәрвиназ!» Башын күтәрен иренә караган шәйгә хатынның күз алдыннан яшь пәрдәсен ертып, әтисенең ап-айнык, ир уртасы чагы сызылып үтте; колагына нәни кызчыкның иркәләнеп кенә көйсезләнүе һәм аны юатып, кытыршы кулы белән чәченнән сыйпаган әти кешенең: «Елама, Сәрвиназ, елама, сандугач!» – дигән тавышы ишетелгәндәй  булды…

 

Айгөл Әхмәтгалиева

Фото: memepedia.ru


Елама, Сәрвиназ!” язмасына фикерләр

  1. Хикэя бик эчтэлекле, Жанны кузгатты. Балачагымны исемэ тошердем. Бик рэхэтлэнеп укып чыктым. Зур рэхмэт.

Фикер өстәү