«Бик күңелле балачак хатирәләренә бәйле куак ул…»

Урамга чыксам, таныш тавышлар ишетеп, каршы яктагы күршеләрнең миләшенә борылдым. Ялгышмаганмын. Агачлары тулы кош. Берсе килә, берсе китә: барысы да, мәш килеп, миләш ашый. Миләш чыпчыклары! Аларның тавышын башка кошларныкы белән бутап булмый. Өстәвенә барлык-юклы бер-ике генә тавыш түгел, көтүләре белән йөриләр, көтүләре белән – хор белән чыркылдашалар.

Елның шушы вакыты җитсә, кайбер елны кышкы яккарак калалар, бу танышлар күршеләрнең шау миләштән сыгылып утырган агачларын күз ачып йомганчы бөтен тәлгәшләрен – бөртеген дә калдырмый сыпырып китәләр. Быел да гадәтләренә тугры калдылар. Шул көнне кичкә агачлары яртылаш бушап калса, икенче көнгә инде сыңар миләш тә калмаган иде. Хәтта аскы ботакларга кадәр төшеп ашаганнар (миләш агачы юл буенда булганлыктан, тавыштан куркыпмы, башка сәбәп беләнме, кайбер елны аскы өлешләре кала иде).

Бу кошларны элек авылда күргән булмады дисәм дә, ялгыш булмас (ә хәзер күгәрченнәр бик сирәк күренә. Алар күбрәк ындыр табакларында. Кайчандыр һәр хуҗалыкта, лапаста тавыклар белән бергә ашап-яшәп диярлек көн күрсәләр, бөтен тәрәзә йөзлеләрен «бизәкләп» бетерсәләр, безнең авылда, мәсәлән, алар бөтенләй юк). Миләшләр дә кыш көне дә үзләре коелып беткәнче диярлек утыралар иде дип хәтерлим. Баштарак без миләш чыпчыкларын танымый да идек әле. Яз көне себер зелпесен (жимолостьны), күрми калсаң, сәгате-минуты белән юк итәләр, аннан беренче җиләкләр өлгерә башлауга, викториягә күчәләр. Аннан кызыл шомыртка, чиягә… Нинди кошлар икән бу дип аптырашкан истә. Чөнки тавышлары ишетелә, үзләре шулкадәр җитез, бик сак ашыйлар, якынлашканыңны сизүгә, инде очып та китәләр, күрми дә каласың. Соңгы елларда ешладылар, инде таныйбыз, дуслар килгән икән, диешәбез.

Быел җәен себер зелпесенә дә, викториягә дә килүче булмады (бер елны түзә алмагач, элекке видеокассеталар лентасын агачка, виктория түтәле өстенә сузып та караган идек). Тамаклары тук булганмы, башка урында сый-нигъмәт тапканнармы? Ә менә кызыл шомырт өлгергәч, канатлы танышлар табылды. Күзгә күренми генә, агачның иң өске ботакларында чыркылдаша-чыркылдаша сыйландылар. Аскы яктан мин җыям, өстә алар сыйлана. Кумадым. Ашасыннар, барыбер өске яклары кибеп бетә, мин әйтәм.

Кызыл шомырт – иң яраткан куагым, иң яраткан җимешем. Бик күңелле балачак хатирәләренә бәйле куак ул. Безнең бакчада әле ул моннан ун-унбиш еллап элек кенә үсә башлады. Бала чакта исә тирәбездә (авылда да иде бугай) ике бакчада гына үсә: күрше Гыйният бабайларныкы, ишегалды бакчаларында, уртада. Аны үрелеп, качып-посып ашап булмый. Ә менә Йосып бабайларныкы су буена төшә торган тыкрык буенда. Киң булып, җәелеп үскән шушы куак ярты җәй буе безгә сыйланырга җитә иде. Су коенырга (кимендә 4–5 тапкыр), су буена табак-савыт, башка әйберләр юарга төшсәк-менсәк тә (боларының саны юк), шушы тәмле куак янына тукталмый китми идек. Койма эчендә булса да, төрле яклап ашыйбыз. Ничек орышмаганнар, кумаганнар, бер көтү бала-чага булсак та, бер сүз әйтмиләр иде! Үзләрендә дә дүрт малай үсә ләбаса!

Инде бу нигездә чит кешеләр яши. Әле Сәүбән абый (Йосып бабайның улы) исән чакта, бу куакларны әйләндереп алган коймалар тузып, алар иркендә калгач, сорап, бер туерасын бакчабызга утырткан идем. Үсте, матурланды. Дөрес, яшь ботакларын киметеп торабыз, алардагы кебек җәелеп үсми. Әмма үзебезгә һәм миләш чыпчыкларына җитә. Кызыл шомырт өлгергән саен, минем дә хатирәләр яңара, кошлар да онытмый, эзләп, табып, килеп җитәләр. Миләш чыпчыкларын күргәч тә кызыл шомырт искә төште менә…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү