Тыйнак җитәкче Рамил Кәримов: «Беркемгә дә каты бәрелгәнем, ярарга тырышканым да булмады»

Сыкранмыйча, булганына шөкер итеп, тормышны аның кебек яратырга өйрәнәсе иде! Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүче Рамил Кәримов белән аралашканнан соң туган беренче хисләр әнә шул булды, ахры.   

– Эш буенча яхшы тәкъдимнәр килеп торса да, минем авылдан китәсем килмәде, – дип башлады ул сүзен. – Без – гаиләдә алты бала, мин – төпчек малай. Шуңа күрә каядыр чыгып китү уе башка кереп тә карамады. Гаиләм белән төп нигездә – әти-әни янында яшәдек. Һәм ул мине гомер буе үзенә тартып торды.

Шулай диде дә истәлекләре белән уртаклашты.

– Күрше Түбән Кармалка дигән рус авылына колхоз рәисе итеп куйдылар мине. Гаиләм дә үземнән калмады. Әти көн саен иртән «Беларус» тракторына утырып, пәрәпәч алып килә иде. Беркөнне улым, аңардан калмыйча, туган авылга кайтып китте. Бераздан ике кызыбыз да: «Әби-бабай белән яшибез», – дип, бабаларына иярде. Минем бит инде, колхоз рәисе булгач, өйгә кайтып керә алганым юк. Көне буе тыз-быз чабуда. Хатыным Наилә дә өйдә ялгызы гына күңелсезләнә башлады. «Әтисе, ике авыл арасы 5 чакрым гына. Үз авылыбызга, әти-әни янына кайтыйк булмаса, эшкә шуннан гына барып йөрерсең», – диде. Шулай итеп, бер ай да яшәмәдек без ул эш йортында. Тугыз ел күрше авылда эшләсәм дә, көн саен үзебезнең өйгә кайтып йөрдем.

Бу урында язмам героеның рәислеккә билгеләнү тарихын язып узу да урынлы булыр. «Победа» колхозына рәис итеп билгеләргә теләүләрен белгәч тә, шактый гына карыша әле Рамил абый. Чөнки бик нык таркалган, таушалган колхоз була ул. Җитәкчелек минем эш түгел, дигән уйлар да тынгылык бирми. Тик халыкның теләге бер була: бу урында бары тик аны гына күрергә телиләр. Чөнки баш инженер булып эшләп, үзен ышанычлы кеше буларак күрсәтеп өлгергән була.

– Колхоз рәисе итеп куйгач, эшкә өченче көнне генә төшәргә кыюлыгым җитте. Фермалар буш, җимерек хәлдә, утырып эшләрлек техника калмаган. Ни эшләргә белми аптырап йөргәндә, Наилә: «И-и, әтисе, сиңа халык ышанып, өметләнеп тора бит. Ник эшләп карамыйсың?» – диде. Шуннан эшли башладым инде. Күтәрдем бит колхозны! Тугыз ел эчендә терлекләрне дә арттырдык, фермаларны да карадык, техниканы да барладык, сөтчелек буенча районда алдынгы урыннарда бардык. Әле дә ярый эшләгәнмен, дим. Бүген дә ул авылга килеп керсәм, йөзем якты, халкы колач җәеп каршы ала, – дип горурлана Рамил абый.

Мич – йортның җаны

Минем әни бик тәмле пешерде, чиста-пөхтә, уңган хатын булды. Барлык камыр ризыкларын мичтә пешерә торган иде. Бервакыт бөтен кеше заманчалашып, өйдәге мичләрен сүтәргә тотынды. Без дә, кешегә ияреп, мичне сүтеп аттык. Әни ризыкларны газ плитәсендә пешерә башлады. Тик күңеле ятмавын күреп-сизеп торам бит. Җитмәсә, ике сүзнең берендә: «И-и, улым, мичтә тәмлерәк була иде, мич ризыгына җитми инде», – дип кабатлый. Ә болар, акрынлап, минем күңелгә сеңеп бара. Шулай беркөн эштән кайттым да: «Әни, минем камин чыгарасым килә», – дидем. Әнинең күзләре яна башлады, – дип искә ала Рамил абый.

Тик чакырып китергән миччеләрнең эш алымнары ошап бетми аңа. Тәвәккәлләп, үзе эшкә тотына һәм менә дигән итеп башкарып та чыга.

– Әни рәхәтләнде инде мичтә. Юк, дөресрәге, мин рәхәтләндем, – дип кинәнеп көлеп җибәрде әңгәмәдәшем. – Үзем чыгарган мичтә пәрәпәчне беренче тапкыр үземә пешереп карарга туры килде. Әни: «Менә улым, мичтә пешкән пәрәпәч ничек тәмле була!» – дип баш бармагын күрсәтте. Шуннан ул тирәдә эш күбрәк миңа калды. Плитәдә пешкән пәрәпәчкә исем китми, башкалар да яратып бетерми, күрәсең. Икенче көнгә дә калырга мөмкин. Ә мичтә пешкәнен тиз арада сыпыртып куялар. Мин аны бик яратып пешерәм, бер дә авырсынмыйм. Оныклар кайткач: «Бабай пәрәпәч пешерде», – дип, өстәл тирәли утырулары гына да ни тора! Мич – йортның җаны ул. Аны салып куйгач, өйдәге һавага кадәр алышынды.

Рамил абый өч баласы белән килен-кияүләрен дә, биш оныкларын да, кунакларны да мичтә пешкән ризыклары белән сыйларга ярата. Күз ачып йомганчы шашлыгын да, чуен ашын да өлгертә. Мич тирәсендә кайнашу Рамил абыйда булса да, камыр басу кебек җаваплы эш – Наилә ханым җилкәсендә, әлбәттә.

– Хатыным бик итагатьле, мөлаем. Гомер буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Аның белән һич ачуланышып булмый. Мин кайвакыт, шаяртып: «Ул-бу була калса, бер тапкыр ачуланышып карамыйча да китәбез инде, әнисе», – дим.

– Хатыныгызны бик нык хөрмәт итеп яшисез, димәк, Рамил абый? – дип әйтүемне сизми дә калдым.

– Аны хөрмәт итмәү мөмкин түгел, сеңлем. Минем аның ягымлылыгына исем китә. Куллары алтын, ни пешерсә, шул уңа. Нинди генә бәйгегә барырга туры килсә дә, бер авыр сүз әйтмичә, барысын да әзерли. Мамык кебек ипиенә кадәр пешерә ул.

Гомумән, Рамил абый белән сөйләшкәндә, йорттагы, гаиләдәге хатын-кызларга булган зур хөрмәте сизелеп торды. 90 яшьлек әнисенә инсульт булып, урын өстенә калгач, хатыны Наиләгә авырга туры килмәсен дип, сыер да сава башлый ул.

– Әнидән дә якын кеше Җир йөзендә юк. Ул инсульт бәреп егылган көнне үк, барлык табиблар ярдәмгә ашыкты. Тик без аны үзебез терелтәбез, дидек. Ышанасызмы, юкмы – әни аякка басты, таяк белән йөри башлады. Әле шуннан соң җиде ай яшәде. Шушы хәлләр мине сыер саварга өйрәтте. Аңа кадәр бер дә эшләгән эшем түгел иде, гәрчә автомат белән саву ир-ат хезмәте булса да. Наилә көндез дә, төнлә дә әни яныннан китә алмый. Минем аннан тагын сыер да саудырырга намусым җитмәде. Җитмәсә, ул көннәрдә ике тана бозаулады, аларын да тышауламый-нитми генә өйрәтергә туры килде. Җиде ай эчендә сыерлар хатынны онытырга да өлгерде, шулай итеп сыер саву миңа калды, – дип елмая Рамил Кәримов.

Ә хуҗалык зур. Абзар тутырып, мал-туар асрыйлар. Тугыз баш мөгезле эре терлекләре бар, сарыклары, кош-кортлары да ишле.

Үзеңне түгел, кешене ярат

Әлеге тырыш гаиләнең йорты бик матур җирдә, чишмә буенда урнашкан. Хәтта өйләренә су чишмәдән үз агымы белән килә. Рамил абый, табигать кочагында күл ясап, аны матурлап та куйган. Халык рәхәтләнеп ял итсен өчен, барлык шартларын булдырып, шашлык, пылау пешерү мәйданчыкларына кадәр көйләгән. Хәзер әлеге урында бар авыл халкы бәйрәмнәр уздыра, күңел ача. Күле булгач, балыгы да булсын дип, аларның әллә ничә төрлесен алып кайтып җибәргән.

– Бүген күлебез балык белән тулы. Тик мин аларны теләсә ничек, теләсә кайчан тотарга рөхсәт итмим. Гаилә, туганнар белән матур итеп ял иткәндә күңел өчен тотарга ризалык бирәм, тик өйләренә алып китүләрен теләмим. Ул – табигать. Аны кадерләү, чисталыкта тоту кирәк. Күлгә кармак салуларын да теләмим, чөнки ыргагы су төбендә калып, коенучыларның аякларын җәрәхәтләргә мөмкин. Минем максат балык сатып, табыш алу түгел. Бервакытта та бернәрсә сатканым булмады. Кешеләрнең матур итеп ял итүләрен күреп, күңелемә рәхәтлек алам. Җәен иртәнге 5тә төшеп, күл буйларын чүп-чардан чистартам, үләнен чабам. Миңа шулай яшәү рәхәт. Зур хыялым бар: быел бөтен туганнарны җыясым килә.

 

Рамил абыйның һөнәрләре болар белән генә чикләнми әле. Ул баянда да уйный, кирәк булса, биеп тә җибәрә. Телгә оста, ут янып торган Рамил абый Наилә ханым белән бергәләп, КВНда да катнаша. Әле күптән түгел генә Кәримовлар гаиләсе «Гасырлар авазы» («Эхо веков») республика бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулаганнар. Безнең белән сөйләшкәндә дә Әлкигә бәйгегә җыеналар иде.

Хәзерге вакытта Рамил Кәримов районның электр челтәрләре оешмасын җитәкли. Намуслы, гадел җитәкче бу эшендә дә сыната торганнардан түгелдер, дип уйлыйбыз.

– Колхоз рәисе булып эшләгәндә дә, хәзер дә матди яктан кешедән бер адым да аерылып торасым килмәде. Барысы да тыйнак, кешечә булсын, дип тырыштым. Ике катлы йортлар саласым да, кәттә машиналарда йөрисем дә килмәде. Туганнар кунакка күп кайткач, түбә астына мансарда ясап куярга туры килде, тик анысы да үзебезчә, гади, авылча гына булды, – дип елмайды ул ихластан.

Рамил абый энергияне әйләнә-тирәдәгеләрне яратудан ала икән.

– Үзеңне түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне яратырга кирәк, – ди. – Колхоз рәисе булып эшләгәндә, бер тапкыр да сыер савучыга, терлекчегә каты бәрелгәнем булмады. Гәрчә кешегә ярарга тырышмасам да. Тормыш барысын да тигезли ул. Бөтен кешегә хөрмәт белән карарга кирәк. Ачуланышып, авыр сүзләр әйтешеп, ямьле тормышның ямен җибәрмик.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү