Казанда икенче көн рәттән һава температурасы рекорд куя

Казанда икенче көн рәттән һава температурасы рекорд куя. Гидометеоүзәк хәбәр иткәнчә, бу юлы 2020 елгы рекорд челпәрәмә килгән: ул чагында һава температурасы 16 градуска җиткән булган.

Бүген Татарстан башкаласында термометрның терекөмеш баганасы, бу чикне узып, 18 градуска кадәр күтәрелгән. Шул ук вакытта “Казань-Сокол” метеостанциясендә 17,8 градус, “Казань-Аэропорт”та — 17,4 градус теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез: кичә Казанда 72 ел элек теркәлгән рекорд челпәрәмә килгән. Көндез шәһәрдә һава температурасы 16,7 градуска кадәр җылынган.


Фикер өстәү