Татарстанда бер хатын-кыз танышу сайтында аралашкан ир-атка 6,5 миллион сумнан артык акча күчергән

Түбән Кама районында яшәүче хатын-кыз инвестиция аша акча эшләргә теләп, 6,5 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан. Ул акчасын танышу сайтында аралашкан чит ил кешесенә күчергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Танышу сайтында аралаша башлаган ир-ат хатын-кызга инвестиция аша акча эшләве турында сөйләгән. Аңа да шундый ук ысул белән табыш ала башларга тәкъдим иткән. Зыян күрүче телефонына махсус кушымтаны йөкләп, өч ай дәвамында брокерлык счетына акча салып барган.

“Үз табышын арттыру өчен хатын-кыз 1,8 млн сум күләмендә кредит алган. Ахыр чиктә фатирын да сатарга булган. Сатудан кергән 3 млн сумнан артык акчаны счетка күчергән. Үз акчасыннан тыш, хатын үзенең танышлары һәм туганнары акчасын да алган”, – диелә министрлык хәбәрендә.

Март ахырында зыян күрүче интернеттагы танышына барлык тупланган акчаларны алып, яңа фатир сатып алырга теләвен белдерә. Әмма аның счеты ябылган була. Аңа керү өчен 4,5 млн сум түләргә кирәк була. Халык-кыз шунда гына алданганын аңлап ала.


Фикер өстәү