Түбән Камада мошенниклар бер кызны 250 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән

Бер хатын-кыз шалтыратып, аның исеменә кемнәрнеңдер кредит алырга җыенуын әйткән.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Түбән Кама бүлеге дежур частенә бер кыз мошенникларның 250 мең сум акчасыннан мәхрүм итүләре турында хәбәр иткән. Аңа үзен банк хезмәткәре дип таныштырган бер хатын-кыз шалтырткан икән.

“Банк хезмәткәре”, янәсе, кызның исеменә кемнәрнеңдер кредит рәсмиләштерүгә гариза тапшыруын белдергән. Сезнең белән хәзер тикшерүче элемтәгә керәчәк һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак, дип тә өстәгән. Күп тә үтми, аңа бер ир-ат шалтыратып, үзен Түбән Кама тикшерүчесе дип таныштырган. “Тикшерүче”, теге хатын-кызның барлык күрсәтмәләрен үтәгәннән соң, гариза язарга кушкан.

Шуннан соң кызга “банк”тан шалтыратып, кредит алуны һәм аны “ышанычлы” счетка күчерүне сораганнар. Ул шул ук көнне 250 мең сумлык кредит алган. Аферист хатын бичара кызга телефонына кушымта урнаштырырга һәм акчаны үзе әйткән номерга җибәрергә кушкан. Аннан инде кушымтаны, шулай ук акча күчерү өчен кулланылган банк картасы номерларын бетерүне сораган. Мошенникларның кредиттан файдалана алмавы өчен шулай кирәк, дип аңлаткан.

Кыз кырыгалдар әйткәннәрнең барысын да үтәгән. Аңа “тикшерүче”нең шалтыратуын көтәргә кушылган, әмма шалтыратучы булмаган. Кыз бу хакта туганнарына сөйләгәч кенә үзенең мошенниклар кармагына эләгүен аңлаган.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта Түбән Камада мошенникларны эзләү игълан ителгән.


Түбән Камада мошенниклар бер кызны 250 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү