Татарстанда яшәүчеләр узган тәүлектә мошенникларга 22 миллион сум күчергән

Узган тәүлектә республиканың эчке эшләр органнарына мөшенниклардан зыян күргән 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Асылда акча эшләргә хыялланган, әмма ахыр чиктә хәләл акчасыннан коры калу гына түгел, бәлки әле муеннан бурычка да баткан кешеләр бу, дип хәбәр ителә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

Мәсәлән, Мөслим бистәсендә бер оешма җитәкчесенә криптовалюта биржасына акча салырга тәкъдим иткәннәр. 47 яшьлек хатын-кыз барысын да үзенчә яхшылап уйлагач, тәкъдим белән ризалашкан. Әмма, саклык акчасы булмау сәбәпле, аңа кредит алырга туры килгән. Шулай итеп, җитәкче ханым, 2 515 000 сумлык кредит алып, акчаны аферистлар әйткән счетка җибәргән.

Яшел Үзәндә 53 яшьлек хатын-кыз, инвестицион платформада акча эшләмәкче булып, кырыгалдарларга 2 356 000 сум күчергән. Акчаны берничә кешенең абонент номерына күчерүне сораулары да анда бернинди шик уятмаган. Монысына да банктан кредит алырга туры килгән.

Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче хатын-кыз исә маркетплейста акча эшләргә тәкъдим итүчеләргә ышанып “янган”. 29 яшьлек туташны башта һәрбер гамәле өчен акча биреп үсендергәннәр. Зуррак керем алу өчен үз акчасын кертергә тәкъдим ителгәч, ул 300 000 меңнән артыграк күчергән. Шуннан соң инде “ярдәмчеләре” юк булган.

Дүрт пенсионер, якыннарыгызга ашыгыч төстә ярдәм кирәк, дигән ялганга ышанып, җинаятьчеләргә үзлә” ярдәм итү” өчен, аферистларга 5 900 000 сум тапшырган. Аның өй телефонына шалтыратканнар. Ул “кызының” елаган тавышын ишетеп, шок халәтендә калган. “Кызы”, янәсе, автомобилендә ниндидер машинага килеп бәрелүен, рульдәге хатын-кызның бик авыр хәлдә реанимациягә озатылуын, аны дәвалауга миллионнарча акча кирәклеген хәбәр иткән.

Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен түбәндәге гади генә кагыйдәләрне онытмаска киңәш итә. Беренчедән, телефон аша сөйләшүне туктатып, “бәлагә” юлыккан якыныңа шалтыратырга кирәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен акча сорамый. Җиткерелгән хәбәрнең дөресме-юкмы икәнен ачыклау өчен полиция бүлегенә шалтыратып белешүдән дә яхшысы юк.


Фикер өстәү