Түбән Камада яшәүче 32 яшьлек кыз, танышулар кушымтасында бер ир сүзенә ышанып, 6,5 миллион сум акчасыннан коры калган

Түбән Камада яшәүче 32 яшьлек туташ, “Тиндер” танышулар кушымтасында бер ир сүзенә ышанып, 6,5 миллион сум акчасыннан коры калган.

Алар узган елның 27 декабрендә танышкан. Ул үзенең гарәп булуын, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәвен әйткән. Башта шул “Тиндер” кушымтасында аралашканнар, аннан соң телеграмга күчкәннәр. Ир, танышканнан соң 2 көн узгач, янәсе, криптовалюта белән акча эшләве турында сөйләгән. Сүзләрен дәлилләү өчен керемнәре скриншотын җибәргән. Беренче гыйнварда туташка да шулай акча эшләп карарга тәкъдим иткән. Кыз шуның әйтүе буенча кушымта урнаштырып, 14 736 сум акча керткән. Шуннан соң брокер платформасында теркәлеп, кушымтадагы бөтен акчасын шунда күчергән. Аннан инде яңа танышы җитәкчелегендә “сәүдә итә” башлаган.
Башта барысы да әйбәт кенә барган. Кыз табышы артуын күреп сөенгән. 4 гыйнварда тәүге 100 доллар (7 мең сумнан артыграк) акчасын чыгаруга ирешкән. Шуннан соң тагын берничә тапкыр акча керткән, ә 10 гыйнварда 1,8 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән. Шушы акчасын да әз-әзләп брокерлык счетына күчергән.
Туташ үзенең акчасын берничә тапкыр төрле күләмдә кайтарган. Шуннан соң хәлиткеч адымга барасы иткән: 17 мартта фатирын саткан. Шуннан кергән акчасының 3 миллион сумнан артыграгын шундук брокерлык счетына җибәргән. Туганнары һәм якыннарының акчасын да шунда күчергән.
30 мартта исә, яңа фатир сатып алу ниятеннән, акчасын “чыгармакчы” булган. Ләкин “вывести” төймәсенә баскач, счетының “катырылуы” турында хәбәрне күреп “ах” иткән…
Икенче көнне туташның апасы (сеңлесенең “крипта” белән сәүдә итүен белгән) акчасын чыгара алу-алмавы белән кызыксынган. Кыз аңа барысын да сөйләп биргәч, апасы аны алдауларын әйткән.
Шулай итеп, бу туташ барлыгы 6 596 000 сум акчасын югалткан. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү