Бер ир белән хатын, акча эшлим дип, 4 миллион сум акчаларыннан коры калганнар

Татарстанда ике кеше, инвестия ярдәмендә акча эшләргә маташып, 4 миллион сум акчасыннан коры калган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Бөгелмә районыннан 66 яшьлек хатын-кыз, полициягә барып, 2,6 миллион сум акчасын урлауларын белдергән. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ул инвестия салу мөмкинлеге турында интернет аша реклама табып, акча эшләмәкче булган. Сайтта үзенең телефон номерын калдырган. “Ярдәмче” биржада уйнау өчен мобиль кушымтада брокер счеты ачарга кирәклеген әйткән. Беркатлы ханым, ике атна буе шуның киңәшләрен тыңлап, берничә кредит рәсмиләштергән дә аларны үзенең салык акчасы беән бергә ниндидер счетка күчергән. Табышын алу омтылышы уңышсыз булып чыккан. “Ярдәмчесе” дә югалган…

Чаллыда яшәүче 35 яшьлек ир-ат та шундый тук “тозак”ка эләккән. Танышулар сайтында ул бер туташка юлыккан. Туташ аңа инвестиция ярдәмендә акча эшләргә булышуны вәгъдә иткән. Ир-ат тәүге табышын алгач, “сөеклесе” зуррак күләмдә акча белән эшләргә тәкъдим иткән. Тегесе ризалашып, кредит алган. Акчаны туташ әйткән реквизитларга күчергән. Шулай итеп, узган елның июлендә ул барлыгы 1,7 миллион сум күчергән. Быел гыйнвар аенда гына мошенниклар “кармагы”на эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге очраклар буенча мошенниклык турында җинаять эшләре кузгатылган.

Ведңомство хезмәткәрләре инвестиция проектында катнашырга ниятләүчеләргә иң элек оешманың рәсми сайтында яки “Кайнар телефоны” аша аның барлык нечкәлекләрен белешергә, шуннан соң гына теге яки бу карарга килергә киңәш итә.


Фикер өстәү