Казанда хатын-кыз 1 млн сум югалткан

Казанда яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта бер сайтка (анда криптовалюта сатып алырга һәм биржада уйнарга мөмкин) юлыгуы хакында сөйләгән.

Хатын-кыз сайтта заявка калдырган һәм күпмедер вакыттан соң таныш булмаган бер кеше аның белән элемтәгә кергән. Ир-ат үзен Александр Наумов дип таныштырган һәм криптовалютага акча салу, биржа сәүдәсенең өстенлекләре хакында сөйләгән.

Шуннан соң ул сәүдәдә ничек катнашырга икәнлеген аңлаткан – моның өчен Александр күрсәткән счетка билгеле бер күләмдә акча күчерү таләп ителгән. Хатын-кыз 260 мең сум акча күчергән.

Берникадәр вакыттан соң аның белән Кристина дигән кыз элемтәгә кергән һәм счетка күчергән акчаны иминиятләштерергә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз ике атна дәвамында төрле счетларга 970 мең сум акча күчергән.

Ул сайтта үз балансының күпме икәнлеген белергә теләсә дә моны эшли алмаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү