Республикада өмә: халык ташлаган чүбен җыя

Бүген Татарстанда республикакүләм өмә уза. Казандагы өмәнең төп өлеше Нокса урманында үткәрелде. Чүп җыярга кем генә килмәгән. Әбиләр дә, бәбиләр дә биредә иде. Өмәдә катнашырга теләп, 300дән артык команда теркәлгән. Бу урманны ике меңгә якын кеше чистартты, монда 60 төп агач утыртылды. Өмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул бүгенге һава торышының нәкъ менә җыештыру өчен бик яхшы икәнен дә искәртеп китте.

– Әгәр кояш кыздырып торса, монда килүче булмас иде. Кызынырга китәр идегез. Аллаһы Тәгалә күреп тора шул ул – җыештырып җылынсыннар әле дип көнне салкынайтып җибәрде, – диде ул шаяртып.

Аннары исә, өмәгә килгән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Яз башланып китүгә бергә җыелабыз, чистартабыз. Безнең авыл-шәһәрләребез матурлана. Өмәгә чыгу ул – торган җиребезне ярату. Соңгы елларда тирә-якка, табигатькә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Хәзер һәркем табигатьнең никадәр кадерле һәм кирәкле икәнен аңлый. Бүген биредә – яшьләр күп. Сезгә аерым рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бер көн өмә булды да бетте дияргә түгел. Без агачлар да утыртырга тиеш. Бирегә җыелуның да сәбәбе бар – бу тирәдә яшәүчеләрдән зарлар күп ишетелде.. Бүген бу Нокса урманын тагын да матуррак итәбез, агач та утыртабыз әле.

Президент Чаллы шәһәрендә һәм Чистайда өмәгә чыккан җитәкчеләр, волонтерлар белән дә видеоэлемтә аша аралашып алды. Рөстәм Миңнеханов өмәне – зур бер бәйрәмгә тиңләде. Кешеләр өчен иң якыны, аларның яратып килә торган урыны – табигать кочагы, диде ул.

Чынлап та, салкын көнгә дә карамастан биредә кеше күп иде. Завойский урамындагы йортларның берсендә яшәүче Шакировлар гаиләсе урманга йөреп керергә дип кенә чыккан була.

– Ничә ел яшәп бирегә моның кадәр кеше җыелганын күргән юк иде. Урманны бик яратабыз. Ел саен янәшәдә яшәүчеләр җыештырып та алабыз. Тик пычратучы табыла. Якындагы кибетләр үз калдыгын ташлый, аулак урын дип алып килеп атучылар да бар. Үзе урман янәшәсендә яшәгән кеше чүп ташлап йөрми, – ди Рафис Шакиров.

Өмәдә катнашучы иң кечкенә сабыйга 2 яшь тә юк. Әнисе күтәреп кенә йөртә аны.

– Өмә буласын белгәч, килдек. Балабызны инде хәзер өйдә чүпләмәскә өйрәтәбез. Кулына тоткан чүбен чиләккә алып барып сала белә. Кечкенәдән өйрәтмәсәң, үскән беркем тыңламый, – ди Алинә.

Ә менә “Ватаным Татарстан”га экология буенча даими фикерләр җиткереп торучы Сания Курмакаева иртәнге 9 га ук килеп җиткән.

– Эшләмичә тора алмыйм. Өмәләрдә гел катнашам, – диде ул.

Әбекәйне Президент та күреп алды. Килеп хәлләрен сорашты, ничә яшьтә икәнен белеште. 79 да дигәч, кызлар кебек икәнсең дип күңелен күтәреп тә куйды. Хәзер бу урманда Рөстәм Миңнеханов утырткан нарат янәшәсендә, Сания әбинеке дә үсәчәк.

– Бүген бөтен республика җыештыу эшендә, — ди әлеге өмәне оештыручы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов. – Аллага шөкер, өмәләрдә катнашырга теләүчеләр елдан-ел күбәя. Теләк белдерүчеләр шактый. Менә монысы инде тагын да сөенечле хәл. Бу җирне сайлау юкка түгел – монда җәйләрен күпләп ял итәләр. Быел чүп җыю команадалап уздырыла. Уен формасында үткәреп, чүпне аерып җыябыз. Өмә ахырында иң активларын бүләклибез дә.

Сүз уңаеннан, өмәдә “Ватаным Татарстан” командасы да катнашты. Без – 281 нче номер астында идек. Шөкер, төрле төсләрдәге капчыкка тиешле чүпләр җыелды. Урман безнең арттан ялт итеп калды. Күңелдә бер уй – чиста итеп сакларга иде сине! Монысы инде – биредә килеп ял итүчеләрдән торачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү