Быел Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш турнирында призларның күләме арта

2-3 февральдә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турниры узачак. Быелгы турнирда җиңүчеләргә каралган акчалата приз күләме арта. Бу хакта көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте.

Шулай итеп, быел I урын алган көрәшчеләргә – 100 мең сум, II урынга – 70 мең сум, III урынга 50 мең сум күләмендә акчалата приз биреләчәк.

Шулай ук быел көрәш сезоны нәтиҗәләре буенча иң көчле командаларга да саллы акчалата бүләкләр биреләчәк.

– Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирның аерым бер үзенчәлеге ул. Без бу ярышта узган көрәш сезонына йомгак ясыйбыз, иң көчле командаларны бүләклибез. Алар инде билгеле. Быел беренче бишлеккә Әлмәт, Чаллы, Арча, Кукмара, Балтач командалары керде. Шулай ук яхшы күрсәткечләргә ирешкән Азнакай, Чистай, Лаеш командаларын да билгеләп узачакбыз. I урын алган командага – 500 мең сум, II урынга – 400 мең сум, III урынга – 300 мең, IV һәм V урыннарга – 250шәр мең, калган өч командага 100шәр мең күләмендә акчалата премия биреләчәк, – диде Марсель Таһиров.


Фикер өстәү