Муса Җәлил бәйгесендә җиңүчеләргә нинди бүләк биреләсе билгеле

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирында җиңгән һәм призлы урыннар алган егетләргә нинди бүләкләр биреләсе билгеле. Татарстан Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, көрәшчеләргә Татарстан Чемпионатында бирелгән күләмдә акча түләнәчәк.

Билгеле булганча, ноябрь аенда Казанга узган Татарстан Чемпионатында чемпион булган егетләр 100әр мең сум күләмендә премия алды. Икенче урында калучылар – 70әр, ә өченче урын алган егетләргә 50шәр мең сум түләнде. Моңа кадәр рәсми ярышларда мондый суммалар булганы юк иде.

Моннан тыш, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе Көрәш федерациясе белән берлектә Муса Җәлил бәйгесенең финал алышларында иң яхшы көрәш күрсәткән егеткә танылган батыр Ильяс Галимов исемендәге премия тапшырыла.

Муса Җәлил турниры 2024 елның 1-3 февраль көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда узачак. Әлеге бәйге 61нче мәртәбә узачак.


Фикер өстәү