Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышының махсус премиясе иясе билгеле

Казанда Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш ярышы тәмамланды. Турнирда батырларны һәм җиңүче командаларны билгеләүдән тыш, Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә тапшырдылар.

Бу юлы әлеге премиягә Чистай өчен көрәшүче Алексеевск егете Илнар Закиров лаек булды.
Ул акча һәм махсус сын белән бүләкләнде.

Искәртеп үтик: Ильяс Галимов исемендәге премия әлеге турнир финалында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә бирелә.

Илнар Закиров әлеге премиягә лаек булуым белән горурланам, ди.

⁃ Миңа Ильяс Галимов турында күп ишетергә туры килде. Бу көтелмәгән куанычлы мизгел булды! — дип уртаклашты көрәшче егет бүләкләү тантанасында. — Ильяс Галимов шәп батыр булган. Аның матур җиңүләре күп. Көрәш тарихында аның үз исеме бар. Мин бу бүләккә бик шат!


Фикер өстәү