Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын 10нчы мәртәбә откан Раил Нургалиев: «Бу җиңүемне гаиләмә багышлыйм!»

17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә «Ватамным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры узды. Ярышта үз үлчәү категориясендә өстен чыккан көрәшче Раил Нургалиев өчен бу унынчы җиңү булды. Быел ул 115 кг үлчәү авырлыгында көч сынашты.

⁃ Аллаһка шөкер! Быелгы җиңүемне гаиләмә багышлыйм. Алар туры эфирдан күзәтеп торды, — диде көрәшче. — Көрәш бәйрәме белән барысын да котлыйм. Бу иң зур турнир. Монда Татарстан һәм Россия буенча көрәшчеләр җыела.

Шулай итеп, Раил җиңүләр саны буенча Балтачтан Айдар Хәйретдиновны куып тотты. Икесенең дә 10ар җиңүе бар. Ә Айрат Гыйлаев белән тигезләшү өчен Раилгә тагын ике тапкыр батыр булу кирәк.


Фикер өстәү