Атаклы көрәшче Данил Галиев истәлегенә узучы турнирда 254 көрәшче бил алыша. Кемнәр килмәгән?

25 мартта Түбән Камада танылган пәһлеван Данил Галиев истәлегенә узачак турнирда 254 көрәшче бил алышачак. Чулман буендагы калага 33 команда җыелган.

28нче тапкыр узучы бәйгенең башка хөкемдары Габбас Әхмәдиев әйтүенчә, турнир берьюлы 5 келәмдә уза. Бил алышулар иртәнге сәгать 9да башланачак. Ярышны ачу тантанасы көндезге сәгать 1гә билгеләнгән. “Иң көчле көрәшчеләр җыелды. Имгәнмичә, матур һәм гадел көрәш булыр дип өметләнәбез”, – диде Габбас Әхмәдиев. Җиңүчеләргә нинди бүләкләр биреләсе әлегә билгеле түгел.

Ярышта катнашучылар арасында әле 5 көн элек кенә Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган Илсур Гыймадетдинов (Кукмара), Илнар Закиров (Чистай), Динар Кәримуллин (Лаеш), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Раил Сәләхетдинов (Кукмара), Булат Мусин (Казанның Авиатөзлеш районы), Радик Сәлахов (Әлмәт) та бар. Түбән Камага бары Чаллы егетләре – Айнат Тимеров белән Ранис Гыйлаҗединов кына килмәгән.

Соңгы елларда Данил Галиев турниры белән бер үк вакытта халкыбызның сөеклы җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә балалар арасында да аерым бәйге оештыру гадәте барлыкка килде. Анысында быел 59 егет бил алышыр дип көтелә.

Данил Галиев (10.08.1948 – 13.09.1993) 6 мәртәбә (1971;73, 74, 75, 76, 86 еллар) Муса Җәлил бәйгесе җиңүчесе, 7 тапкыр (1971, 73, 74, 75, 78, 79, 80 еллар) Татарстан, 8 мәртәбә (1971,
73 – 78, 80 еллар) Россия чемпионы.


Фикер өстәү