Ярдәм юлга чыкты

Луганск һәм Донецк республикаларыннан күченүчеләр өчен Ростов өлкәсенә Казаннан чираттагы гуманитар ярдәм юлланды. Гуманитар йөк «Бәхетле» складыннан төяп җибәрделәр. Бу эшнең ничек оештырылуы белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин танышып кайтты.

«Республикадан моңа кадәр дә берничә гуманитар эшелон җибәрелде инде, – диде парламент башлыгы журналистларга. – Безнең халыкка игелеклелек, бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм кулы сузу хас. Хәйрия акциясенә «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары һәм «Яшь гвардияче»ләр генә түгел, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, волонтерлар, яшьләр дә кушылды. Чираттагы гуманитар йөкне бергәләп җыйдык. Менә хәзер 12 тонна йөк төялгән фураны озатабыз».
Фәрит Мөхәммәтшин хәйрия акциясендә катнашучыларның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерде. «Үзләре өчен дә шундый катлаулы чорда, санкцияләр шартларында Луганск һәм Донецк республикаларыннан күченүчеләргә ярдәм кулы сузучыларның һәркайсына рәхмәт», – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин, «бердәмроссияле»ләргә әлеге изге эшне оештырган өчен рәхмәт белдереп, башка партияләр вәкилләрен дә акциягә кушылырга чакырды.
«Бердәм Россия»нең күп кенә әгъзалары, гуманитар ярдәм белән беррәттән, матди ярдәм дә күрсәткән. «Авырлыклар берләштерә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мондый чакларда бер-береңнең ярдәмен тою бигрәк тә мөһим. Мин моның яшьләр өчен бик зур тәрбияви нәтиҗәсен дә күрәм».
Донецк һәм Луганск республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү эшенә торган саен күбрәк кеше кушыла. Россиядә алар өчен кирәкле әйберләр җыю буенча 700дән артыграк үзәк ачылган инде.
Республикадан Ростов өлкәсенә 5 йөк машинасы белән 50 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм җибәрелгән инде. Бу юлы татарстанлылар азык-төлек, көнкүреш химиясе, көнкүреш техникасы, урын-җир кирәк-ярагы, балалар киеме, язу-сызу, гигиена әйберләре җыеп озаткан.


Фикер өстәү