Гуманитар йөк төялгән чираттагы фура Донбасска китәчәк

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм йөзеннән зур күләмдә акча җыйган һәм шулай ук гуманитар йөк төялгән чираттагы фура Донбасска китәргә әзерләнә. Партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин шулай дип белдерде.

«2 майда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Ростов өлкәсенә гуманитар йөк төялгән унынчы фураны озатырга ниятли – барлыгы 100 тоннадан артык йөк җибәрелгән инде. Алар арасында азык-төлек, көнкүреш химиясе, шәхси гигиена чаралары, кием-салым, уенчыклар, балалар ризыгы, канцелярия товарлары бар. Дарулар һәм китапларны аерым төяп җибәрдек. Партия активы һәм тарафдарлар мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм йөзеннән дүрт миллион сум акча җыйды. Бу эш дәвам итә», — диде Сәмигуллин.

Аның сүзләренчә, тиешле гуманитар ярдәм исемлеге даими рәвештә яңартылып тора. Бүгенге көндә, Луганск һәм Донецк халык республикаларында инфраструктураны торгызу эшләре башлануга бәйле рәвештә төзелеш материалларына ихтыяҗ беренче планга чыга. Медицина товарлары: дарулар, медицина препаратлары һ.б. белән тәэмин итү дә актуаль булып кала.

«Бердәм Россия»нең Генераль советы секретаре Андрей Турчак элегрәк хәбәр итүенчә, партия Донбасска 7,2 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм озаткан инде. Гуманитар йөкнең 60 проценттан артыгы — партия тарафыннан җыелган ярдәм.

«Бу эшне Донбасска тыныч тормыш әйләнеп кайтканчыга кадәр дәвам итәчәкбез», — ди Андрей Турчак.kucenucelarga-4-mln-sumlyk-yardam-yidy-5853900


Фикер өстәү