Татарстан Лисичанскига ярдәм төялгән алты йөк машинасы җибәрә

Гуманитар йөк төялгән алты фура Донбасска китәргә әзерләнә. Ярдәмне “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, республика оешмалары һәм халык ярдәме белән җыелган. Эшне оештыруда “Ярдәм янәшә!” иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары да катнашкан.

– Бу акциядә безнең төбәк бүлеге беренче тапкыр гына катнашмый. Лисичанск шәһәренә 30 фура җибәрелде инде. Бүген тагын 6 фура җибәреләчәк, – диде партиянең Казан җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова.

Машиналарның һәрберсенә 20 тоннага якын йөк төялгшн. Татарстаннан азык-төлек, су, кием-салым, урын-җир әйберләре, шәхси гигиена әйберләре, канцелярия товарлары җибәрәләр.

– Донбасста яшәүчеләрнең безнең республикага килгән туганнары безгә рәхмәт әйтә. Бигрәк тә балаларга ярдәм итәргш тырышабыз, – диде Ольга Воронова.

Йөкне Лисичанскига кадәр Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов озата барачак. Анда ул киләчәктә ярдәм күрсәтү өчен җирле халык белән элемтә урнаштырырга планлаштыра.

Партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин әйтүенчә, берничә тонна йөк Татарстанның Буа, Апас, Арча һәм Сарман районнарында туплаган.

– Әлеге районнар һәрвакыт булышып торалар. Ярдәм күрсәткән кешеләргә зур рәхмәт. Без җибәргән ярдәм Лисичанскида яшәүчеләр өчен бик кирәк, – диде Марат Сәмигуллин.


Фикер өстәү