«Күпмилләтле Татарстан» фотоконкурсының җиңүчеләре билгеле

Казандагы «Сфера» галереясендә республикада яшәүче халыклар традицияләренә һәм мәдәниятенә багышланган «Күпмилләтле Татарстан» конкурсының фотокүргәзмәсе ачылды. Бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле.

Татарстан Фотографлар берлеге һәм «Казанские ведомости» газетасы редакциясе берлектә оештырган бәйгедә профессиональ һәм һәвәскәр фоторәсем осталары катнашкан. Фотоконкурс июль аенда игълан ителгән иде. Фотографлар өч ай дәвамында «Казанские ведомости» редакциясенә һәм Татарстан фотографлар берлегенә барлыгы 50дән артык эш юллаган. Гөлсирә Шәрифуллинаның рәсемнәре – өченче, Олег Маковский – икенче, Юлия Кузнецова беренче урынга лаек булды.

– Хәзерге дөньяда бар нәрсә фотографиягә килеп тоташа. Бүген монда җыелган кешеләр Ватаныбызның тарихын булдыра. Әлеге конкурста катнашкан һәркемгә бик рәхмәтлемен. Без республика өчен дә, үзебез өчен дә файдалы эш эшлибез. Хәзер “Сфера” дигән галереябыз да барлыкка килде. Монысы да зур сөенеч, – диде Татарстан фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали.

“Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире Венера Якупова әйтүенчә, басма даими рәвештә республикада яшәүче халыкларның мәдәни үзенчәлеге, мирасы, гореф-гадәтләре турында яза.

– Безнең көч – бердәмлектә. Күршеңне хөрмәт итмичә, үзеңне хөрмәт итеп булмый. Без күпмилләтле Татарстан тормышыннан иң якты һәм иң матур мизгелләрне саклап калырга теләдек. Фотограф – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, ә фото – мәгълүмат җиткерүнең иң аңлаешлы һәм тәэсирле ысулы. Сез безнең республика һәм бөтен кешелек дөньясының елъязмасын туплыйсыз, – диде Венера Якупова.
Күргәзмә ачылу белән “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та котлады.

– Рамил безгә 2017 елда килде һәм шунда ук фотога мәхәббәтен йоктырды. Ул безнең тормышыбызны үзгәрткән уникаль кеше. Аңа кадәр без фотографиягә артык игътибар да бирмәгәнбез. Рамилдән соң зур эз калачак. Бүген монда фотография сәнгатендә гашыйк кешеләр җыелган. Бу – җитди юнәлеш. Сезгә уңышлар телим, – диде Шамил Садыйков.


Фикер өстәү