Казанда Рамил Галинең “Казань из кофра” китабы тәкъдим ителде

Татарстанның Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали үзенең эшләреннән торган беренче китап-фотоальбомын нәшер итте. Китап бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында тәкъдим ителде.

– Соңгы елларда Казаныбыз бик матурайды. Төрле парклар, яр буйлары барлыкка килде. Боларның барысын да матур итеп күрсәтәсе килеп, укучыларга кызыклы булган заманча китап эшләргә булдык. Анда Казан тормышының төрле яклары – спорт, архитектура, мәдәният һәм башкалар сурәтләнгән. Китап Казанга килүче туристлар өчен дә шәһәрнең кызыклы урыннарын сайлап алуда ярдәмгә килсен иде, – дип сөйләде альбом турында Рамил Гали.
“Казань из кофра” китабында шәһәрнең 150 фотосурәте урын алган.
– Минем өчен китаптагы барлык кадрлар да кадерле. Һәр фотографиянең нинди дә булса фәлсәфәсе бар. Ул тормышны анализларга мөмкинлек бирә. Мин кешеләрне, тормышны яратам. Шуңа күрә минем оптимистик рухтагы, матур фотосурәтләрем бик күп. Әйе, тормышта тискәре күренешләр дә бар. Әмма без иң элек уңай якларны күрсәтергә тиеш дип саныйм, – диде Фотографлар берлеге рәисе.
Альбомның макетын Татарстан китап нәшрияты эшләгән. Рецензияче һәм кереш мәкаләнең авторы – сәнгать белгече, Татарстанның Сынлы сәнгать музее хезмәткәре Динә Әхмәтова.

– Мин Рамилне төрле яктан беләм. Фотограф буларак, аның бер мизгелне шунда ук эләктереп алу сәләтенә сокланам. Рамил өчен тышкы матурлык кына түгел, эчтәлек, сурәтләргә салынган мәгънә дә бик мөһим. Ул без, гади кешеләр күрмәгәнне дә күрә, – диде Динә Әхмәтова.
Китап мең данә тираж белән бастырылган. Тиражның бер өлеше инде сатуга чыккан, ә калган өлеше республика китапханәләренә таратылачак.
Рамил Галине китап бастырылу белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова та котлады.

– Фотография ул, чыннан да, зур сәнгать. Еллар узгач, бу фотографияләрне киләчәк буын – яшь журналистлар, фотографлар караячак. Сез Татарстаныбызның тарихын булдырасыз һәм республиканың мондый фотосурәтләр басмасы булуы бик мөһим, — диде Рыбакова.

Китап тәкъдим итү кичәсендә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковны Фотографлар берлеге әгъзасына кабул иттеләр.
– Фотографиягә төшерергә мин дә яратам. Миңа бу авыруны Рамил йоктырды. Киләчәктә дә яраткан эшеңдә иҗади уңышлар телим, — диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү