“Ярдәм янәшә» координаторы Тимур Сафин: “Җибәрелгән ярдәмнең үзебезнекеләр кулына барып ирешәсен беләбез”

Күчтәнәч кенә түгел. Татарстанда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә юлланасы әйберләр эченә сәлам хатлары да язып сала башлаган.

“Оек эченннән теләкләр язылган кәгазь кисәге килеп чыга икән, кешенең күңеле күтәрелә. Туган җиреннән еракта булган кешенеке бигрәк тә”, – ди “Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте волонтеры Ләйлә Хәйруллина. Ул – «Волонтеры-медики» илкүләм оешмасының Татарстандагы төбәк бүлегендә координатор урынбасары. Бу эш белән 2018 елда бирле шөгыльләнә. Хәзер исә “Ярдәм янәшә” складында эшли.
Егетләргә ярдәм җыюда бөтен республика катнаша. Гади кешеләр дә читтә калмый, хакимият оешмалары да, вузлар һәм предприятиеләр дә үз өлешен кертә.

– Без үз туганнарыбызга булышабыз. Мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм туплыйбыз. “Алга” һәм “Тимер” батальоннары белән турыдан-туры аралашабыз, – ди “Ярдәм янәшә» республика хәрәкәтенең координаторы Тимур Сафин. – Җибәрелгән ярдәмнең үзебезнекеләр кулына барып ирешәсен төгәл беләбез.

Ярдәмне хәрбиләрнең ихтыяҗына карап җибәрәләр. Бу юлы эш кораллары, җылылык пушкалары, шарфлар, оеклар, дарулар, медицина инструментлары һәм башка әйберләргә өстенлек бирелә.

«Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәте оештырган гуманитар ярдәм җыю пунктларының адресы һәм эш графигы белән «ярдәм.рф» сайтында танышырга мөмкин. Хәзерге вакытта республикада 85 пункт эшли. Волонтерлар ярдәменә мохтаҗ кешеләр 8(800) 350-02-16 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә кушылырга теләгән кешеләргә дә шушы номер буенча шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү