Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» уникаль куратор вакансиясенә хезмәткәр эзли

Татарстан Республикасындагы «Алдынгылар хәрәкәте» «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр» юнәлеше буенча куратор вазыйфасына хезмәткәр эзли.

Мондый тәкъдим белән оешмада беренче тапкыр чыктылар. Әлеге вазыйфаны башкарачак кандидат рус теле белән беррәттән татар телен белергә һәм балалар, мәктәп укучылары, студентларның инициативаларын хупларга һәм тормышка ашыруда актив эшләргә тиеш: алар белән бергә туган телне заманча, актуаль форматта үстерергә.

Татарстанданы «Алдынгылар хәрәкәте»  «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр» юнәлешенә куратор эзли. Республика һәм илебез өчен әлеге уникаль юнәлеш Россиядә гамәлгә ашырыла торган төп 12 юнәлеш янәшәсендә мөһим региональ компонент санала.

Хезмәткәр Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче халыкларның (мордва, чуваш, удмурт һ.б.) милли мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү өлкәсендә эшлиячәк.

«Бу вакансия – яшь аудитория өчен фикердәшләрнең көчле командасында актуаль милли проектларны тормышка ашыруда шәп мөмкинлек. «Туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр» юнәлеше 12 юнәлешне дә колачлый. Чаралар республикада Алдынгылар хәрәкәте белән бәйле булган һәр вакыйганы үз эченә алачак, шул рәвешле, билингваль һәм хәтта полилингваль мәдәниятне үстерүгә, традицияләрне саклауга ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Вакансиягә тәкъдим ителүче кандидат рус теле белән беррәттән татар телен белергә һәм Татарстанда яшәргә тиеш. Сайлап алу барышында релевант өлкәдә эш тәҗрибәсе булганнарга өстенлек биреләчәк. Шулай ук балалар белән эшли белү һәм эшләргә теләү — мөһим критерийларның берсе. Юнәлешнең яшүсмерләр командасы бар. Алар проектларны тәкъдим итәргә һәм гамәлгә ашырырга әзер. Команда лидеры — Азалия Шәрипова. Ул Казанда – КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясендә укый, «ШАЯН-ТВ» балалар телеканалында татар телендә тапшырулар алып бара, Telegramда әлеге юнәлеш каналы өчен контент булдыра.

Эшкә алынган белгечкә түбәндәге бурычлар йөкләнә:

– яшүсмерләр командасы белән юнәлешнең үсеш стратегиясен эшләү;

– Хәрәкәт командасы белән тематик активлыкларны тәкъдим итү һәм оештыру;

– балалар һәм яшьләргә билингваль (кайбер очракларда – полилингваль) проектлар булдыру – беренче чиратта мәгълүмати-медиа продуктлары (видеоролик, журнал һ.б.);

– профиль белгечләре белән бергә методик продуктлар эшләү (китап, әсбап һ.б.);

– партнерлар белән хезмәттәшлек.

Тулы булмаган эш урыны белән тәэмин итү күздә тотыла. Кандидатларны сайлап алуның ике этабы көтә: тест биремен үтәү һәм кара-каршы әңгәмә.

Вакансиягә гаризаны Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Telegram-ботында калдырырга мөмкин: https://t.me/Timur_Suleymanov_bot. Кандидатлардан, резюме беркетеп, юнәлешне үстерүдә үз күзаллаулары белән уртаклашулары сорала. Гаризалар 2024 елның 27 мартына кадәр кабул ителә.

Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча оештырылды. Аны гамәлгә кую җыелышы 2022 елның 20 июлендә узды. I съездда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Хәрәкәт атамасы сайлап алынды. Биредә делегатлар эшнең 12 юнәлешен һәм 11 гомуми кыйммәтләрен расладылар. Алар арасында «Тормыш һәм абруй», «Ватанпәрвәрлек», «Игелеклелек һәм гаделлек», «Иҗади хезмәт», «Ныклы гаилә» һәм башкалар бар. Катнашучыларның төп миссияләре – «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу», «Алдынгылар булу». Хәрәкәт эшчәнлеге буш вакытны оештыруга, һәрьяклап үсәргә һәм үз-үзеңне бу тормышта табарга, шулай ук балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар – башлангыч гомуми, төп гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы балигъ булмаган балалар.

Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» социаль челтәрләре:

— Төркем ВКонтакте

Телеграм-каналы

— Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановның Телеграм-каналы

 


Фикер өстәү