Венера Сапуринаның әнисе: «Бүген кызымны котлар идем»

Газета битләрендә язмышын бәян иткән Венера Сапуринаның бүген туган көне. Венераның әбисе дә бүген туган. 85 яше тулган икән. Ә кызга 27 яшь тулыр иде. Кызганыч, Венера узган елның 11 октябрендә Кореядә дәваланган клиникасында вафат булды.

Марина Сапурина: «Барысына да йөрәк  түзә икән»

“ВТ” ның даими укучылары белә инде: Венера чит илгә эшкә дип китеп, бәлагә тарыган иде. Табиблар күпме генә көрәшсә дә, ул авыруын җиңә алмады. Ул чакта әнисе Марина апага чыгымнарны түләр өчен бөтен ил белән акча да җыешкан идек. Аңа кызының җәсәде урынына көлен генә туган якка алып кайтырга насыйп булса да, ул аңа да сөенде. Шуңа да карамастан, Венераны барлык шартларына туры китереп җирләделәр. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен дә җиткерде. Венераның арабыздан киткәненә дә 5 ай булды.

– Кызымны бик сагынам. Уйламаган көнем юк. Авыр туфраклары җиңел булса иде. Тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк. Венераның өч төсле песи аласы килгән иде, алдым. Хәзер иптәшкә ул бар. Сабын ясый башладым. Шулай бераз онытылып торам. Кызым чит илдә кебек кенә дә булып китә. Әмма интеккән чакларын искә төшергәч, юк бит инде ул, дим. Рәнҗеп кенә ятмасын инде, балам, – ди әнисе Марина апа.

Венераның рухы шат булсын. Әти-әнисенә, якыннарына сабырлык телибез.

Кореяда гомере өзелгән Венера Сапуринаның әнисе: “Кызымның көлен туган якка күмәбез… Минем көнемә калмагыз!”


Фикер өстәү