Хатын-кыз депутатлар Казандагы интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләрне сөендерде

Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатлар «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши торган Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә булдылар. Депутатлар тантаналы рәвештә аларның ярдәме белән ремонт үткәрелгән актлар залын ачтылар.

Исегезгә төшерәбез, быел гыйнвар башында берләшмә әгъзалары әлеге интернат-мәктәп укучыларын һәм коллективын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырып кайтканнар иде. Шул чакта экскурсия барышында учреждение директоры Елена Фәхретдинова актлар залында ремонт кирәклеген әйтте. Анда балалар спектакльләр-концертлар куялар, репетицияләр ясыйлар һәм республика конкурсларында катнашырга әзерләнәләр.

«Без үз көчебез белән 10-12 ел элек косметик ремонт ясаган идек, әмма хәзер аны яңартырга кирәк иде инде. Без Дәүләт Советы депутатларына рәхмәтле, алар һәрвакыт балаларыбызга ярдәм күрсәтәләр һәм бүген безгә шундый зур бүләк ясадылар. Ремонт барышында түшәмнәр яңача бизәлгән, стеналар заманча обойланган, матур пәрдәләр эленгән.

«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, әлеге учреждение республика парламенты хатын-кыз депутатларның аерым игътибар үзәгендә тора.

«Безнең хатын-кыз депутатлар үтенечкә битараф калмады, һәм без бергәләп бинаны ремонтладык. Әлбәттә, без дизайнер, инженер һәм осталарны чакырдык, биредә тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның актлар залында шөгыльләнү уңайлы һәм күңелле булсын дигән теләкләрен исәпкә алып эшләдек», – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева.

Актлар залын ремонтлау һәм җиһазландыру «Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары Роза Җаббарова, Ләлә Күдермәтова, Алсу Нәбиева, Людмила Рыбакова һәм Рузилә Тимергалиева ярдәме белән башкарылган.


Фикер өстәү