Сайлау көннәрендә өч машина уйнатачаклар

15-17 мартта Россия Президентын сайлау узачак. Тавыш биргән гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар.

15, 16, 17 мартта барлыгы 3 машина уйнатылачак. Машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Фотоконкурста катнашу шартлары:

1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш.
2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
3. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

Машиналар берәм-берәм уйнатылачак. Әйтик, 15 мартта шул көнне фото урнаштырган бер машина иясе ачыкланачак.

Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.

*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма


Фикер өстәү