“Казан-Экспо”да СВО ветераннары арасында “Абилимпикс” чемпионаты дәвам итә. Биредә төрле юнәлешләрдә ярышлар да уза, шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәйле сорауларга җавап та эзлиләр.
“Тернәкләнүдән – һөнәргә: инвалидлык алган СВО ветераннарга ярдәм күрсәтү” дип аталган пленар утырышта Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева иң элек катнашучыларга Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Яна Лантратованың сәламен җиткерде.
– Сезнең көчле рухлы булуыгыз, куйган максатыгызга ирешүегез һәм яңа һөнәрләр сайлавыгыз яшь буынга үрнәк булып тора. “Абилимпикс” чемпионаты СВОда катнашучыларның тернәкләнүен хәл итәргә ярдәм итә. Икенче ел рәттән үткәрелүче чемпионат ир-атларга тормышка яңадан әйләнеп кайтырга булыша. Батырлар кайда да батыр булып кала. Кемнәрдер - алгы сызыкта, кемнәрдер җәмгыятьнең икьтисадый һәм сәяси тормышында үз өлешен кертә, – диелгән анда.
Ләйлә Фазлыева, чемпионат кысаларында күтәрелгән темалар бик җитди, ди.
– Аларның барысы да СВО ветераннарына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Тернәкләнүдән һөнәргә ничек килеп эләгергә? Әлбәттә, дәүләт махсус хәрби операциядәге егетләргә туган якка кайтып үз юлын табарга, эшкә урнашырга ярдәм итә. Шулай да без катнашучылардан кайтавазлар көтәбез. Бу юнәлештә тагын ниләр эшләргә кирәк? – ди ул. – “Абилимпикс"та катнашучылар язмышларын да үзгәртергә мөмкин. Биредә бүген кирәкле һөнәрләр буенча ярышлар бара. Әмма һәр ветеранның язмышы үзгә икәнен исәпкә алып, һәрберсен аерым өйрәнергә һәм алар белән җирлекләрдә эшне дәвам итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Казанда илнең 86 төбәгеннән 600 кеше “Абилимпикс” чемпионатында катнаша. Алар 21 юнәлеш буенча көч сынаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез