Бу хакта “Казан-Экспо”да узган “Работа России” кадрлар үзәге эш бирүче белән СВОда катнашучылар арасындагы иң төп арадашчы” дип аталган түгәрәк өстәлдә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
– Республикада эшкә урнашырга теләүче СВО ветераннары өчен “Забота о СВОих” дип аталган сайт эшли. Биредә барлык сорауларга җавап табып була. Социаль яклау, һөнәрләргә укыту һәм эшкә урнашу буенча җавап табып була, – ди министр.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада 545 эш бирүче 3700 вакансия тәкъдим итә. Бер ел эчендә Татарстанда 140 вакансияләр ярминкәсе узган. Һәр ярминкә саен 30 эш бирүче катнаша, биредә эш эзләүче белән күзгә күз сөйләшеп була, ди ул.
– Ир-егетләр кайтуга тернәкләндерү уза. Менә шулчакта госпитальләргә барып, аларга тиешле ярдәм турында сөйлибез. Биредә үк эшкә урнашу да күтәрелә. Ир-егетләр белән “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан бүлеге дә тыгыз элемтәдә эшли. Без ветераннарның һәрберсен исемләп беләбез, – ди министр. – Алар өчен аерым вакансияләр ярминкәсе уздырыла. Ир-егетләрнең күбесе үз эшен ачарга теләк белдерә. Андыйларга дәүләт тарафыннан бер тапкыр бирелә, әмма кире кайтарылмый торган ярдәм каралган. Ул 250 мең сумны тәшкил итә. Ә инде социаль контракт төзеп эшләргә теләүчеләргә 350 мең бирелә. 2025-2026 елда 81 СВО ветераны социаль контракт төзеп, үзе генә түгел, башкаларны да эшле итә.

Республикада башка һөнәр алырга теләүчеләр өчен махсус кыска вакытлы курслар эшли.Теләк булганда, мөмкинлекләр җитәрлек, ди Эльмира Зарипова.
– Кайчандыр машина йөртүче булып эшләгән кешегә, имгәнеп кайткач, башка юнәлеш сайларга туры килә. Кайчак андыйларның белемнәрен исәпкә алып үзебез дә юнәлеш бирәбез. Әйтик, ике атна элек кенә бер егетебез логистика оешмасына эшкә керде, – ди ул.
Министр проблемаларны да кузгатты. СВО ветераннары арасында төрле бәйлелектән интегүчеләр дә бар икән.
– Никадәр генә тырышсак та, әлеге кешеләрне туры юлга күндерә алмыйбыз. Аларны берничек тә мәҗбүри дәвалап булмый. Закон кушмый. Әгәр бик теләсәң дә, күршеләр, туганнар, участок полициясеннән документ тутырып аласы, коллектив хатлар язарга кирәк. Бу хакта дәшми калырга ярамый. Моны без бергәләп хәл итәргә тиеш, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез, 1 июльгә кадәр “Казан-Экспо”да СВО ветераннары арасында үткәрелүче “Абилимпикс” чемпионаты уза. Ул быел икенче мәртәбә үткәрелә. Анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 кеше катнаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез