Дәүләт Советы депутатлары гаилә иминлеге турындагы сорауларга җавап бирде

Эчкече гаиләләрне, социаль ятимлекне, көнкүрештәге низагларны ничек булдырмаска? Казанда «Хатын-кыз игътибары» дигән «кайнар линия» эшләде. Ул Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил тәкъдиме белән оештырылды.

Шалтыратуларның байтагы ятим балаларга торак бирү мәсьәләсенә бәйле. «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, Татарстанда гамәлгә ашырылып килүче махсус программа нигезендә һәр ел саен 600гә якын ятим фатир белән тәэмин ителә. Ләкин бу җәһәттән кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар таләп ителә кебек сораулар әле һаман пәйда булып тора.

«Кайнар линия» барышында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре әгъзаларыннан да күп кенә сораулар килгән. Депутатлар республикада шул исәптән балалы гаиләләргә нинди ярдәм чаралары күрелүе турында сөйләгән. Ике кеше гаиләдә кыйналып яшәүләре буенча мөрәҗәгать иткән.

«Гаиләдәге күңелсезлекләргә бәйле мәсьәләләр – бик мөһим тема, дип билгеләп үтте Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская журналистлар белән әңгәмәсендә. – Моннан өч ел элек Россия Гадәтән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе белән килешү төзегән идек. Шуннан бирле һәр көн саен 112 системасы буенча мәгълүматлар алабыз. Ашыгыч ярдәм сораучылар өчен булдырылган линия бу. «Кайнар линия» барышында да гаиләләрдәге катлаулы вазгыять турында шалтыратучылар бар. Өлкәннәрнең игътибарсыз калулары, ир белән хатын арасындагы тавыш-гауга, аерылышканнан соң хатынының (ире) бала белән аралашуны тыюы турында шалтыратучылар бар. Без бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз».

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, гаиләдәге проблемалар буенча сорауларның күпчелеге – бик четерекле. Кайбер хатын-кызлар өендәгесен тышка чыгарасы килми. Ә бу хәлнең алга таба фаҗигагә китерүе бар. Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил гаиләдә низаг килеп туган очракта иң элек психологик хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

«Кайнар линия» төгәлләнгәннән соң да депутатларның эше тукталмый. Һәр мөрәҗәгать җентекләп өйрәнелә. Кирәк булса, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына тиешле хатлар юллана.


Фикер өстәү