9 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

201 ел элек(1822) Америка табибы Чарльз Грэм ясалма тешләргә патент ала

Тешне протезлау тарихы берничә мең елга сузыла. Бүгенге Гондурас территориясендә безнең эрага кадәр VI гасырда яшәгән кешенең баш сөяге табыла. Аңа мидия кабыкчыкларыннан ясалган теш куелган була. Борынгы Мисырда ясалма тешләрне фил сөягеннән ясыйлар, алтын чыбык белән беркетәләр. Мондый протезларны бик бай кешеләр генә куйдыра ала. Бүгенге ясалма тешләргә охшашларын Франция короленең теш табибы Пьер Фошар уйлап таба. Ул фил сөягеннән ясалган тешләргә табигый төс бирергә өйрәнә.1822 елның 9 мартында Нью-Йоркта яшәүче табиб Чарльз Грэм пластмассадан ясалган ясалма тешләргә патент ала. Бу стамоталогия өлкәсендә искиткеч яңалык була. Грэмның протезлары нык һәм берничә тапкыр кулланырга мөмкин була.

 

62 ел элек (1961) Советлар Союзы орбитага Чернушка исемле эт һәм «Иван Иванович» дип аталган манекен белән космик корабль җибәрә

Хөкүмәт космоска кешене җибәрүне таләп итә, ләкин Сергей Королев моны этләр белән корабльләрнең рәттән ике тапкыр уңышлы җибәрелүеннән соң гына эшләргә карар итә. Чернушканың очышы «генераль репетиция»ләрнең берсе була. Җир тирәли әйләнештән соң «Восток» ЦУП белән элемтәсен югалта һәм, планлаштырылган ноктага барып җитмичә, Зәйдән 9 чакрым ераклыктагы Иске Токмак авылы янында карлы басуга төшә. «Иван Иванович» манекены парашютта берничә йөз метр ераклыкта төшә. 1969 елдан Чернушка карачкысы Ригадагы медицина тарихы музеенда саклана.

 

64 ел элек (1959) Нью-Йоркта үткәрелгән уенчыклар ярминкәсендә беренче тапкыр Барби курчагы күрсәтелә

Бу уенчыкны Mallet фирмасына нигез салган Эллиот Хэндлерның хатыны Рут Хэндлер уйлап таба. Курчакка алар үз кызларының исемен кушалар.

Буй-буй коену костюмы кигән беренче Барби винил пластиктан эшләнә. Аның кул-аяклары һәм муены хәрәкәтләнә. Барби образы бертуктаусыз үзгәрә. Бу эштә 70 ләп дизайнер катнаша. Версачьедан алып Картьега кадәр аңа күлмәк эскизлары әзерлиләр. Статистика буенча, дөньяда уртача секундына өч Барби курчагы сатыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү