9 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Барби курчагы

63 ел элек (1959) Нью-Йоркта үткәрелгән уенчыклар ярминкәсендә беренче тапкыр Барби курчагы күрсәтелә. Бу уенчыкны Mallet  фирмасына нигез салган Эллиот Хэндлерның  хатыны Рут Хэндлер уйлап таба. Курчакка алар үз кызларының исемен кушалар.

Буй-буй коену костюмы кигән беренче Барби винил пластиктан эшләнә. Аның кул-аяклары һәм муены хәрәкәтләнә. Тышкы кыяфәте исә ул замандагы хатын-кыз идеалына туры килә: Бриджит Бордо силендәге прическа,  сөрмә тартылга күзләр… Аннан соңгы елларда Барби образы бертуктаусыз үзгәрә. Бу эштә 70 ләп дизайнер катнаша. Версачьедан алып Картьега кадәр аңа күлмәк эскизлары әзерлиләр. Статистика буенча, дөньяда уртача секундына өч Барби курчагы сатыла.

Ясалма теш

200 ел элек(1822) Америка табибы Чарльз Грэм ясалма тешләргә патент ала. Тешне протезлау тарихы берничә мең елга сузыла. Бүгенге Гондурас терртториясендә безнең эрага кадәр VI гасырда яшәгән кешенең баш сөяге табыла. Аңа мидия кабыкчыкларыннан ясалган теш куелган була. Борынгы Мисырда ясалма тешләрне фил сөягеннән ясыйлар, алтын чыбык белән беркетәләр. Мондый протезларны бик бай кешеләр генә куйдыра ала. Бүгенге ясалма тешләргә охшашларын Франция короленең теш табибы Пьер Фошар уйлап таба. Ул фил сөягеннән ясалган тешләргә табигый төс бирергә өйрәнә.1822 елның 9 мартында Нью-Йоркта яшәүче табиб Чарльз Грэм пластмассадан ясалган ясалма тешләргә патент ала. Бу стамоталогия өлкәсендә искиткеч яңалык була. Грэмның протезлары нык һәм берничә тапкыр кулланырга мөмкин була.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү