Газетага язылу

Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт флагының 35 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

Ф.С. Абдулганиевның котлавы

(2026 елның 29 ноябре)

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

 

Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм!

 

1991 елның 29 ноябрендә, нәкъ 35 ел элек, республика Югары Советы депутатлары кайнар бәхәсләрдән соң Татарстан Республикасы Дәүләт флагы турында карар кабул итте. Шушы чор дәвамында күпмилләтле халык бердәмлегенең символы булган яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге әләм Татарстан йөзенең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Безнең флагны республикадан читтә дә беләләр, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче миллионлаган якташларыбыз үз ниятләрендә һәм эш-гамәлләрендә аның белән рухлана.

 

Татарстан әләменең төсләре туган ягыбызның бай табигатен чагылдыра, ә кешеләр арасындагы татулык һәм дуслык, җәмгыятьнең көче һәм зирәклеге кебек асыл сыйфатлар, элек-электән халкыбызга сынауларны җиңеп, ныклы адымнар белән алга баруга ярдәм итте.

 

Татарстан үз флагы астында икътисадта, фәндә, мәгарифтә һәм спортта мөһим җиңүләргә ирешә, эшлекле һәм социаль башлангычларны уңышлы гамәлгә ашыра. Бүген, Ватаныбыз авыр сынаулар кичергән чорда, туган республика һәм аның символлары тарихи хәтерне саклауда, уртак эшләр башкаруда, граждан җәмгыятен ныгытуда терәк булып тора.

 

Кадерле Татарстан халкы! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч белән каравыгызны телим. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы алга таба да тынычлыкка, гаделлеккә һәм балаларыбыз, оныкларыбыз хакына якты киләчәккә омтылуда безне берләштерсен.

 

Бәйрәм белән!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре