Рөстәм Миңнеханов Татарстан Гаилә кодексында суррогат ана турындагы статьяларны үзгәрткән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында законга кул куйган. Төзәтмәләр суррогат ана мәсьәләсенә бәйле статьяларга кагыла. Аерым алганда, гаилә пары гына түгел, бәлки суррогат ана турында килешү төзегән ялгыз хатын-кыз да баланың ата-анасы буларак язылырга мөмкин.

Гаилә кодексының 42нче статьясына өстәмә кертелә. “Никахта торучы затлар” дигән җөмлә “Яралгыны карында үстерү һәм бала тудыру (суррогат ана) турында килешү төзү вакытына икесе дә яки берсе Россия гражданлыгына ия булган никахта торучы затлар яки суррогат ана турында килешү төзү вакытына Россия Федерациясе гражданлыгына ия булучы ялгыз ана” дигән җөмләгә алыштырыла.
Моннан тыш никахта торучы, суррогат ана хезмәтен алуга ризалык биргән затларның фәкать баланы тудырган хатын-кыз ризалыгы белән генә сабыйның әти-әнисе буларак язылырга мөмкин булуы күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Гаилә кодексына соңгы тапкыр үзгәрешләрне 3 февральдә кертте. Алар уллыкка (кызлыкка) алынган балаларны мәктәпләргә кабул итүгә бәйле.


Фикер өстәү