Киләсе ел башыннан Татарстанда юл йөрүгә һәм дарулар сатып алуга субсидия күләме артачак

Шулай ук җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган балалы гаиләләргә айлык пособие күләме үсәчәк.

2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда юл йөрү һәм дарулар сатып алуга субсидияләр, шулай ук башка айлык түләүләрнең күләме артачак. Министрлар Кабинеты карары проектында түләүләрнең тәгаен күләмнәре язылган.
Шулай итеп, ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шулай ук күп балалы гаиләләрдән мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укучыларга, укуларын тәмамлаганчы, әмма 18 яшькә җиткәнче генә, юл йөрүгә субсидия күләме 354 сумга җитәчәк, Хәзер ул 333 сум тәшкил итә. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балага ия булучы гаиләләрдә 6 яшьтән кечерәк балалар өчен дарулар сатып алуга субсидия күләме 9 сумга артачак. Киләсе ал башыннан ул 157 сум булачак.
Җан башына туры килә торган кереме Татарстанда яшәү минимумыннан кимрәк булган балалы гаиләләргә айлык пособиеләр артачак:
– 16 яшькә кадәрге балага (гомуми белем бирү оешмасында укучыга – укуын тәмамлаганчы, әмма 18 яшькә кадәр генә) – 362 сумнан 385 сумга;
– ялгыз ана баласына – 955 сумнан 1014 сумга;
– ата-анасы алимент түләмәгән балага – 540 сумнан 573 сумга.
Мәктәпләр һәм махсус һөнәри уку йортларында укучыларга туклану өчен 8,8 сум биреләчәк. Быел бу сумма 8,3 сум тәшкил итә.

юл йөрүгә һәм дарулар сатып алуга субсидия күләме артачак

Фикер өстәү