Дару сатып алу өчен түләүне ел башыннан 20,4 мең кеше алган

Әлеге акча 3 яшькә кадәрге сабыйларга каралган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында 2020 елда кертелгән балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта  Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Демография» илкүләм проектына багышланган  матбугат очрашуында хәбәр итте.

Наталья Бутаева белдергәнчә, әлеге ярдәм  дару сатып алу өчен түләү, яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә бүләк комплектлары,  балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияне үз эченә ала.

Дару сатып алу өчен түләүне ел башыннан 20,4 мең кеше алган. Аның күләме – 10 мең сум. Бу акча җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан  (ә ул  1 июньнән 11 мең 832 сумны тәшкил итә) түбәнрәк булган гаиләләрдә яшәүче 3 яшькә кадәр балаларга каралган.

Яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә (уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк) ел башыннан 2,2 мең комплект бирелгән.

Наталья Бутаева балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация турында да аңлатып үтте.

– 2022 елда  бу түләү уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы гаиләләргә каралган. 2022 елда 5,5 мең кешегә түләнгән. Гаилә кереме  яшәү минимумыннан азрак булган  гаиләләр исә балалар бакчасына түләү өчен  тулысынча  компенсация алырга мөмкин, – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү