Үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашкан егет “Полигон” клубында кешеләрне янгыннан коткарганда һәлак булган

Александр Редников янгын чыккан төндә, узып барышлый янгын чыгуны күреп, кешеләрне коткарырга ташланган.

Үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашкан Александр Редников Костроманың “Полигон” клубында кешеләрне янгыннан коткарганда һәлак булган. Бу хакта аның дусты Евгений Логинов сөйләгән.
Исегезгә төшерәбез: Костроманың “Полигон” төнге клубында янгын булган. Бинадан 250 кеше чыгарылган. Бик көчле төтен таралу сәбәпле, янәшәдәге йортның кырый подъездында яшәүчеләр дә эвакуацияләнгән. Янгыннан соң “Полигон” клубында 13 мәет табылган.

Төнге клубта янын чыгуга гаепле кеше кулга алынган. Ул клуб эчендә “ракета” җибәргән. Бу хәл янгынга китергән. Аңа дүрт елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Александр Редников янгын чыккан төндә, узып барышлый янгын чыгуны күреп, кешеләрне коткарырга ташланган.

Аның дусты социаль челтәрләрдә язганча, Редников, махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә киткән. Яраланганнан соң Костромага әйләнеп кайткан. Фаҗигагә бер атна кала, сөйгәне Лена Бердскидан кайтып төшкән. “Никахтан соң бер атна узуга, Александр һәлак булды”,– дип язган Логинов.

Аның әйтүенчә, Редников үләгәннән соң дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү