Бәйгедә аерым авторлар, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларының иҗат коллективлары, шулай ук үзләренең вакытлы басмасын чыгаручы коммерциясез оешмалар катнашырга мөмкин.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
• “Җирле хастаханә” – җирле сәламәтлек саклау өлкәсе, медицина оешмалары: хастаханәләр, сырхауханәләр, медицина пунктлары турында һ.б. язмалар.
• “Ак халат” – медицина хезмәткәрләре: табиблар, кече һәм урта персонал, сәламәтлек саклау өлкәсен оештыручылар, фармацевтлар һ.б. турында.
• “Бәлагә юлыккан кешеләр” – авырлыкны кичерү, кыен хәлләр турында, турыдан-туры массакүләм мәгълүмат чарасы катнашында уздырылган ярдәм акцияләре турында язмалар.
• “Сәламәтлек – үз кулыбызда” – үз-үзеңне саклау, сәламәтлегеңне кайгырту, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар турында язмалар; сәламәт тормыш рәвеше турында даими сәхифәләр; коммерциясез оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының сәламәтлек проблемаларын хәл кылуга юнәлдерелгән социаль проектлары.
• “Социаль чирләргә, юк, дибез!” – наркомания, ВИЧ/СПИД, туберкулез, шикәр чире проблемаларын һ.б. яктыртуга юнәлдерелгән махсус язмалар, акцияләр, проектлар.
Бәйгегә тапшырыла торган язмалар 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 октябренә кадәр басылып чыккан булырга тиеш.
Гариза һәм бәйге материалы 2022 елның 1 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 125009 Мәскәү ш., Моховая ур., 9. МГУның журналистика факультеты. КОНКУРС “Панацея” дип язып куярга кирәк.
Тулырак мәгълүматлар белән сайтта (https://www.msu.ru/projects/isst/) танышырга мөмкин.