Президент премиясен алучылар: «Бу акча безгә канат куя»

Республикада 2015 елдан бирле коммерциясез социаль оешмаларга Татарстан Президенты премиясе бирелә. Шушы вакыт эчендә аны 47 кешегә, 29 оешмага биргәннәр. Үзенең идеясе, әйтер сүзе, эшлисе эше булган кешеләр әлеге премиягә дәгъва кыла ала. Иң мөһиме –  әлеге проектлар кешегә ярдәм итсен, авыр хәлдә калучыларга, мохтаҗларга, авыруларга яшәр көч бирсен. Республикада эшләүче күп кенә коммерциясез социаль оешмалар нәкъ менә шул юнәлештә эшли дә инде. 

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген журналистлар белән очрашып, әлеге оешмаларның эшчәнлеге һәм Президент премиясе турында сөйләде.

–  Татарстандагы бу премия башка төбәкләрдә юк. Ул нәкъ менә иҗтимагый һәм коммерциясез социаль оешмаларның эшчәнлеген тагын да яхшырту өчен бирелә. Без хәзер районнарда эшләүче оешмаларны барлыйбыз. Аларның рейтингын булдырырга җыенабыз. Безнең Казан, Чаллы, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә бу премияне алучылар бар инде. Калган районнарда да эшне җәелдерергә кирәк, – диде ул. – Президент премиясен алырга теләүчеләргә гаризаларны 29 сентябрьгә кадәр тапшырып була. Эшне нидән башларга дигән сораулар булса, безгә килегез.

«Анжела Вавилова» фонды җитәкчесе Владимир Вавилов бу премияне республикада беренчеләрдән булып ала.

– Безнең эш –  хәлләре бик авыр булган, бу дөньяда санаулы көннәре калган авыруларны бәхетле итү. Аеруча сабыйларның нинди теләкләре бар, шуны тормышка ашырырга тырышабыз. Бер кыз янына юлбарыс алып килдек, икенчесен самолетка утырттык.  Шушы көннәрдә 10 яшьлек малай, һава шарында йөрисем килә, диде. Аны йөрткән пилот күз яшьләрен тыя алмаган. Мин бу вакыйгадан соң Ходайга якынайдым, дигән. Авыр эш. Әмма без үз гамәлебез белән сабыйларны бәхетле итә алганга шатланабыз, – ди ул.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры Гөлзада Руденко да премия алган.

– Мин гомерем буе җәмәгать эшендә. Мәктәптә дә актив булдым. Гомерем буе шушы эштә. Әмма бер генә тапкыр да акча өчен эшләмәдем. Коммерциясез социаль оешмалар кесәсендә бер тиене булмаган килеш, кешеләр ярдәм итәргә алына бит. Бу – намус эше, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать институтлары үсеше өчен бирелә торган премиянең күләме 2015 елдан бирле үзгәрмәгән. Кешеләргә – 250шәр мең, коммерциясез социаль оешмаларга 400 мең күләмендә акча бирелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү