Зилә Вәлиева: “Бу битараф булмаган журналистлар бәйгесе”

Татарстанның иҗтимагый палатасында “Коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларның эшчәнлеген яктырту» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

– Әлеге бәйге беренче генә тапкыр уздырылмый. Массакүләм мәгълүмат чараларының зур активлыгын күрәбез. Башкаларга ярдәм иткән, иҗтимагый тормышта катнашкан кешеләрнең тормышы турында күбрәк сөйләргә кирәк. Без бу эшебез белән башкаларга битараф булмаска кирәклеген күрсәтәбез. Әлеге эштә коммерция булмаган оешмаларның роле зур, – ди «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Татарстанның иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да бу бәйгенең битараф булмаган кешеләр бәйгесе, ди.
– Коммерция булмаган социаль юнәлештәге оешмалар эшчәнлегенә, хәйрия эшләренә яхшы караш булырга тиеш. Алар турында язып кешеләргә ярдәм итү турында да сөйлисез, – диде ул журналистларга. – Бу бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта. Коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар социаль яклау, белем бирү кебек өлкәләрдә дәүләтнең ышанычлы партнеры булып тора.
Зилә Вәлиевашушы көннәрдә генә Мәскәүдә булып кайткан. “Сообщество” форумында коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларның төбәк рейтингының нәтиҗәләре билгеле булган. Татарстан, Мәскәүдән калышып, икенче урынга чыккан.
– Бу республикада эшләүче оешмалар һәм волонтерларның хезмәт нәтиҗәсе, – ди Зилә Вәлиева.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү