“Кара җомга”да ничек алданмаска?

Бу атнада барлык кибетләр дә сатып алучыларны зур ташламалар белән җәлеп итеп, “кара җомга”га чакыра. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова исә кулланучыларга алданмаска киңәш итә.

– Бөтендөнья сатып алу көне уңаеннан, 11 ноябрьдә башланып китәчәк ташламалар алдыннан сатып алучыларны ялгышулардан кисәтәсе килә, – диде ул журналистлар белән очрашу вакытында. – Бу көннәрдә барлык кибетләр дә ташламалар белән кызыксындыра, төрледән-төрле акцияләр уздыра, промокодлар бирә. Бу көн уңышлы сатып алулар буларак рекламалана. Ләкин ташламалар һәм акцияләр вакытында күп кенә кешеләр акцияләр турында тулы булмаган мәгълүмат тараткан намуссыз сатучыларның корбанына әйләнә.
Аның сүзләренчә, күпчелек сатучылар, акция вакытында сатылган товарны кире кайтарып булмый дип, кулланучыны ялганлый. Ләкин теләсә нинди товар кебек үк, акция буенча сатып алынганны да кибеткә кире кайтарып була.

Әгәр сатып алынган товарда нинди дә булса җитешсезлекләр барлыгы ачыклана икән, кулланучы аны шул ук яки башка маркалы товарга алыштыра, җитешсезлеген төзәтүне таләп итә ала. Шулай ук сатып алучы сыйфатсыз товарның акчасын кире дә кайтара ала.

Әгәр сатучы каршы килсә, кулланучы идарә белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү