• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәрипова: «Уен уйнатып кына татар телен, әдәбиятын өйрәтеп булмый»

    «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәрипова: «Уен уйнатып кына татар телен, әдәбиятын өйрәтеп булмый»

    17 ел өеннән чыкмый яшәгән Гүзәл Нургалиева: «53 яшемдә үрмәләп йөрергә өйрәндем»

    17 ел өеннән чыкмый яшәгән Гүзәл Нургалиева: «53 яшемдә үрмәләп йөрергә өйрәндем»

    Мәдинә Маликова / Берәгәйле бәрәңге / Х и к ә я

    Мәдинә Маликова / Берәгәйле бәрәңге / Х и к ә я

    Индус Таһиров: «Үзләре наданлыкта гомер кичерүче карагруһлар да әлегә юк түгел»

    Индус Таһиров: «Үзләре наданлыкта гомер кичерүче карагруһлар да әлегә юк түгел»

    Климат үзгәрешләре коронавирустан куркынычрак

    Климат үзгәрешләре коронавирустан куркынычрак

    Без белмәгән Таиланд: ел әйләнәсе кояш һәм бизнеска әйләнгән медицина

    Без белмәгән Таиланд: ел әйләнәсе кояш һәм бизнеска әйләнгән медицина

    Кайсы катта яшәве яхшырак?

    Кайсы катта яшәве яхшырак?

    11 ел көндәлек алып баручы хуҗалык рәисе: «13 мартта су күтәрелгән, апрельнең җидесендә туңга сөрелгән җирләрне өч агрегат белән тырмалаганбыз»

    11 ел көндәлек алып баручы хуҗалык рәисе: «13 мартта су күтәрелгән, апрельнең җидесендә туңга сөрелгән җирләрне өч агрегат белән тырмалаганбыз»

    90 яшен тутырган ветеран: «Иң куркынычы ачлык булды»

    90 яшен тутырган ветеран: «Иң куркынычы ачлык булды»

    Әлдермешнең уңыш сере — бердәмлектә

    Әлдермешнең уңыш сере — бердәмлектә

    «Сугыш 1941 елда ук бетәргә мөмкин иде…»

    «Сугыш 1941 елда ук бетәргә мөмкин иде…»

    «Мин үзем дә бит сезнең кесәләрне йомык күзләр белән тентедем…»

    «Мин үзем дә бит сезнең кесәләрне йомык күзләр белән тентедем…»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ

    Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ

    Варикоз гына димә: тромб үпкә артериясен капласа, кеше мизгел эчендә вафат булырга мөмкин

    Варикоз гына димә: тромб үпкә артериясен капласа, кеше мизгел эчендә вафат булырга мөмкин

    Профнастилны ничек сайларга?

    Профнастилны ничек сайларга?

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

SALE: акчаны ничек юк-барга әрәм итмәскә?

- ieditor
08.01.2021
- Җәмгыять, Төп
0
SALE: акчаны ничек юк-барга әрәм итмәскә?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Акча санаганны ярата. Кеше генә аны гел санап тормый. Кычкырып торган «ташлама» дигән сүзне күрүгә, барлы-юклы байлыгын таратырга әзер ул. Имеш, шулай отып кала, теге яки бу нәрсәнең үз бәясеннән күпкә азрак түли. Бәясенә алданып, кирәгеннән артык әйбер җыеп, чынлап та, отабызмы икән соң без?

«Арзанрагын тапсам, бала кебек сөенәм»

  • Миңа ташлама сүзе магнит сыман тәэсир итә, − ди Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студенты Гөлназ Гарифуллина. – Кибеткә кергәч, анда бәяләр төшкәнен күрсәм, беттем инде – мине туктатып булмый. Мин моны үзенә күрә авыру дип тә саныйм. Бер әйберне алыр алдыннан карап, тотып, киеп, әйләндереп, тикшереп, 10–20 минут басып тора алам. Нәрсә арзан, барысына да барып ябышам. Әйбер кирәкмәсә дә, ташлама буенча сатылса, мин аны алам, әлбәттә. Менә әле бүген дә юк-бар җыеп кайттым, ике мең сум акчамны кибеттә калдырып чыктым.

Гөлназ әйтүенчә, аны товарларның бәясе кызыктыра икән. Мәсәлән, бер кибеттә кул кремы – 400, ә икенчесендә – 200 сум, ди. Ул, әлбәттә, кайда арзанрак, шунда барачак. Кибетнең ерактарак, җайсызрак урында урнашуы да мөһим түгел. «Арзанрак нәрсә тапсам, бала кебек сөенәм инде. Акчам бармы-юкмы, карап тормыйм, сатып алам», – ди Гөлназ.

Любовь Куприянованың исә кибетләрдә була торган акция, ташламаларга карата үз карашы. Ул моны алдауның бер төре дип кенә кабул итә. «Кибетләрдә йөрергә вакытымны жәллим мин. Кешегә бу тормышта күп кирәкми. 10–15 итәк җыйганчы, һәрбер очракка да туры килгәнне алып куярга була бит. Акция дигән булалар, кешеләрне төп башына утырту ул. Кибеттә йөреп уздыра торган вакытны китап уку, урамда йөрүгә сарыф итү күпкә файдалырак», – ди ул.

Юлия Козлова исә, әйберне җыям-җыям да, сатып алганнан соң күңелне нидер тырный башлый, ди. Арзанга кызыгып алган әйберләрнең күбесе шкаф киштәсендә тузан җыеп ята икән. «Саранлык уяна инде шул вакытта. Әмма соң була. Әгәр бу әйбернең миңа кирәксез икәнен тойсам, кешегә бирәм, кирәк булыр әле дип, озак вакыт саклап тотканнары да бар», – ди ул.

Бәя мәгънәсе – төстә, истә һәм көйдә

Маркетологлар юкка укымаган бит инде. Алар нәрсәне һәм ничек сатарга икәнен белә. Күп очракта алар товарның үзен түгел, ә төс, эмоцияләрне сата. Мисал өчен, көнкүреш кирәк-яракларын бәхеткә «төреп» саталар. Ягъни бәхетле гаилә, бәхетле пар сурәтләрен фон итеп сайлыйлар. Сәяхәт, юлламаларны ак комлы пляж, диңгез төсләренә манып бирәләр. Шул рәвешле кеше аларны сатып алганда үзен бәхеткә һәм хыялларына якынайган кебек хис итә.

Кибетләрдә төрле төстәге бәяләрне күргәнегез бардыр. Күп очракта аллы-гөллеләре күзгә ташлана, кызыксындыра бит. Бу да юкка түгел.

Тиз арада сатып, котылырга теләгән товарларның бәяләрен кызгылт сары яисә сары төс белән бирәләр. Билгеле булганча, сары – борчылу төсе. Шуңа да ул кешедә хәрәкәт уята, тизрәк нәтиҗәгә килергә этәрә.

Бик тә кыйммәтле товарны сатарга теләсәләр, кара төсне кулланалар. Бу төс сатыласы әйбернең затлы булуын күрсәтә, аз санда гына калуын дәлилли.

Товарны сатып алырга музыка да тәэсир итә. Кибетләрдә йөргәндә бер игътибар итәрсез әле. Сәүдә үзәкләрендә җиңелчә, бәйсез музыкаль фон товар әйләнешен 46 процентка арттырырга ярдәм итә икән. Мондый көйне ишеткән кулланучылар  кирәгеннән артык акча тотарга да мөмкин әле. Мондый музыканы урта һәм югары бәя категориясенә караган товарлар сата торган кибетләр куллана. Арзанрак товарлардан котылырга теләсәләр, сату нокталары дәртлерәк көйләрне куша.

Урыннары билгеле

Кайчагында ипи белән сөткә генә керәм дисең дә, ярты кибетне җыеп чыгасың. Таныш хәл бит? Моның да үз сере бар икән.

Гадәттә, беренчел ихтыяҗ кирәк-яракларын (ипи, йомырка, сөт һ.б.) сату ноктасының иң ерак почмагына урнаштыралар. Кеше аларны эзләп, бөтен кибетне әйләнеп чыгачак чөнки. Ә күзне томалап булмый: теләсә-теләмәсә дә, вак-төяккә игътибар итәчәк ул. Касса янына исә бик үк файдалы булмаган товарларны куялар икән. Касса янында кешеләр озаграк тора. Шул арада кызыгып, бу әйберләрне дә кәрҗингә салып куюлары бар.

Кагыйдә буларак, иң кыйммәтле саналган товарларны 120–170 см биеклектә урнаштыралар. Бу – кешенең уртача буе һәм кул сузымы ераклыгы. Балалар кирәк-яракларын бала күзе төшәр дәрәҗәдә – 70–80 см биеклектә урнаштыралар.

Ни өчен?

Акыл «алма» дисә дә, кул шул товарга сузыла. Нигә шулай? Иң беренче сәбәбе – реклама. Аннан качып булмый, чөнки ул бөтен җирдә. Аны җиңү мөмкин түгел, чөнки ул көндәшлек өчен кирәк.

Яңа эмоцияләр тою өчен әйбер җыючылар бар. Сайлау мөмкинлеге күбрәк һәм кесә калынрак булган саен, яңа нәрсәләр аласы, татып карыйсы килә. Киресенчә, альтернатива булмау да кирәкмәгән сатып алуларга этәрә.

Нишләргә?

Акчаны ничек кулда тотарга һәм кирәкмәгән нәрсәләргә таратмаска? «Яндекс.Маркет» белгечләре сәүдә үзәкләренә җыенганда менә нәрсәләрне истә тотарга киңәш итә.

Якындагы ярты елга сатып алу планын төзегез. Кирәкмәгән товарларны сатып алу ихтималын киметү өчен, кибеткә исемлек төзеп барырга киңәш ителә. Ул бик тәфсилле булырга тиеш: нәрсәгә ихтыяҗ бар, нәрсәдән башка булмый, сезонга бәйле кирәк-яракларыгыз юкмы? Шул ук вакытта исемлектә булган барлык товарларны да сатып алырга димәгән. Көнкүрешкә бәйле товарларны сатып алу өчен ташламалар чоры – иң уңышлы вакыт. Ташламалар вакытында кыйммәтле әйберләрне генә түгел, бик озак вакыт саклана торган көндәлек кирәк-яракларны да саталар. Йорт хайваннары өчен азык, балалар өчен подгузниклар, көнкүреш химиясе – шуларны сатып алу кулай булыр.

Бюджетны билгеләгез һәм шуның кысасыннан чыкмагыз. Банк картасында махсус «тәүлеклек лимит» билгеләргә мөмкин. Бу акчаны кирәкмәгәнгә тотмаска ярдәм итәчәк.

Сак булыгыз! Искитмәле очсыз бәяләр вәгъдә иткән көннәрдә киберҗинаятьчеләр дә уяна. Бу көнне мошенниклар танылган брендларның кызыклы тәкъдимнәрен электрон почта аша хат рәвешендә тарату белән шөгыльләнә. Кайбер алдакчылар шәхси мәгълүматка ия булу өчен, ташламалар тәкъдим итә. Мәсәлән, промо-код дигән булып, телефон номерын сората.

Максатсыз кермәскә. Кибеткә хәзер әйләнеп кенә чыгам дип керү гадәтен ташларга кирәк. Болай гына кереп чыкмаячаксыз – монысы көн кебек ачык. Кешене товарны сатып алырга этәргән мерчендайзер, консультантлар һәрвакыт уяу. Теләмәгән җирдән кирәксез нәрсәне алып куюыгыз ихтимал.

Максат куярга. Зур хыяллар белән яшәргә кирәк дип юкка гына әйтмиләр. Акчаны кулда тотам дисәгез, шуны еш кабатларга кирәк. «Машина алырга җыенам», «фатир өчен җыям» – менә шулай хыялланып яшәсәгез, акча да янда калачак.

Бу – кызык! 

2020 елның «кара җомга»сы вакытында интернетта сатып алулар саны,  узган ел белән чагыштырганда, 145 процентка арткан.

***

«Авито» сайты аналитиклары 2020 елда россиялеләр сатып алган иң популяр товарларны ачыклаган. Пандемия вакытында кешеләр йорт, читтән торып эшләү һәм өй шартларында актив ял итү өчен кирәк-яраклар сатып алган. Битлек, диван, телевизор, суыткыч, уен приставкасы, ноутбук, велосипед, кроссовка һәм iPhone – иң популяр товарлар әнә шулар.

***

2020 елның беренче ярты еллыгында россиялеләр интернет аша товарны, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч тапкырга артыграк сатып алган. Шул ук вакытта онлайн сатып алуларның уртача чегы 22 процентка кимегән һәм 1673 сумны тәшкил иткән.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

Фото: pixabay.com

Тэглар "Без булдырабыз"акчапопулярЧулпан Гарифуллина
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 18 градуска кадәр җылыта

17:26

Бер ир кибеттә хатынын атып үтергән

16:28

Эт рәнҗетүчеләрне төрмәгә озата башлыйлар

16:02

Республика ифтары “Казань Экспо” һәм “Ак Барс Арена”да узачак

15:32

Виталий Агапов төзеткән чиркәү ачылачак

15:18

Төзекләндерү кирәк булган ишегалларын халык үзе сайлаячак

14:54

Сергей Безруков «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

13:58

Хәрби хезмәткә чакырылучылар үз теләкләре белән коронавирустан вакцина ясата ала

13:50

Татарстан “Россия лидерлары” бәйгесенә тапшырылган гаризалар саны буенча төбәкләр унлыгына кергән

13:18

22 апрель тарихта ниләр белән хәтердә калды?

12:48

Май бәйрәмнәрен озайту мөмкинлеген карыйлар

12:11

Хезмәттәшебез, язучы Марат Кәбиров юбилей кичәсенә чакыра

11:01
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

17.04.2021

Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

16.04.2021

Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

15.04.2021

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

15.04.2021

Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

15.04.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 13 Апр 2021 - 15:27 ЗуайраУраза вакытында Кан бирергэ туры килэ,ярыймыУраза турында 9 сорауга ҖАВАП
  • 11 Апр 2021 - 07:40 АнонимБәрле елгасы. Берлин түгелТатарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар
  • 10 Апр 2021 - 19:15 АнонимУРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСЫН ,Бик яратып укыем анын ижатын ,Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»
  • 10 Апр 2021 - 19:02 АнонимБигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН…«Мин сине табармын, Илдус!»
  • 9 Апр 2021 - 22:39 АнонимСэлэмэтлэн Дэниф!!!🤲🤲🤲🙏🙏🙏Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!