Кукмарада әбекәйләр дә “снегоход”та җилдерә

Кукмара районында әбиләр дә, бәбиләр дә тау шуарга йөри. Тау гынамы – кар машинасын (снегоход) да иярлиләр. Югары Арбаш авылында кышкы матур традиция бар икән – биек таудан чана шуып, саф һавада бәйрәм оештыралар. Шушы авылның мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Гайнетдинова халыкның ничек итеп күңел ачулары турында безгә дә сөйләде.

— Без Кукмара районының бик матур таулы урынында урнашкан Югары Арбаш авылында яшибез. Әкияттәге кебек бездә! Җәен тау бите тулы җиләк пешә. Безнең бу тау шуу бәйрәмен уздыра башлауга да 5 ел булды инде. Башка елларны шуып кына кайта идек. Ә быел үзенчәлеклерәк итеп оештырыйк әле дидек. Дустым Марат Фасхетдинов белән киңәшләшеп эшләдек, – ди мәдәният йорты җитәкчесе. – Марат чыгышы белән безнең авылдан. Казанда яши, эшли, бик шәп пешекче ул. Без Марат белән алдан самавыр белән чәй куеп, су буенда табада коймак пешерергә уйлаган идек. Аннан һава торышы буранлап алды, мин үлән чәе әзерләрмен, син коймак пешер, дип эшләрне бүлештек. Бәйрәм өчен акча җыешкан юк. Кем нәрсә алып килә, шуннан канәгать. Менә Илһам абыебыз Чаллыдан кайтты, җиләк-җимешләр, кәнфитләр алып килде.

Социаль челтәрләрдә снегоходны иярләгән әбекәйне күрми калмагансыздыр. Шушы авыл бәйрәменнән күренеш инде ул. Югары Арбаш әбекәе – 72 яшьлек Илсөяр апа икән бу.

— Илсөяр апа елда тау шуарга килә. Кышы буе чаңгыда йөри ул! Өлкән яшьтә булса да, күңеле белән яшь. Балаларга балаларча, олысына олы итеп карый белә. Ул авылда һәркемгә булыша. Түбән очның үрдәкләренә кадәр аның капка төбендә җәе буе кунак була, – дип сөйләде Энҗе Гайнетдинова. – Илсөяр апа снегоходка карап торды да, кабызыгрга өйрәтегез, фотога төшерегез, ди. Кабызып, кузгалып та карады.

Алдагы елларда да әлеге традицияне дәвам итәргә уйлый авыл халкы. “Авылны яшәтәсе килә. Шушындый саф күңелле өлкәннәребез бар, алар – үрнәк, киңәш сорар кешебез бар дип, рәхәтләнеп яшибез”, – ди Энҗе Гайнетдинова.

Чулпан Гарифуллина


2 фикер

Фикер өстәү