Фәнит Харисов, 15 нче гимназия директоры (Казан):
– Малайлар, кызлар хезмәт дәресләрен аерым укый. Хезмәткә өйрәтү өчен барлык җиһазлар да җитә. Казан мэры Илсур Метшин заманча остаханә бүләк итте. Кисәргә дә, агач эшкәртергә дә, тегәргә дә мөмкинлекләр бар. Балалар 23 февраль, 8 мартта әти-әниләренә бүләкне үзләре әзерли. Яшерен-батырын түгел, тормышта балта, чүкеч тота белмәгән ирләр дә бар бит. Кызлар да идән юа белмәскә мөмкин. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә җитди карыйбыз. Хезмәт тәрбиясе кирәк. Әти-әниләрнең беркайчан да, балаларыбызны эшләтмәгез, дигәне булмады. Укучылар тактасын да сөртә, идәнен дә юа, өмәләргә дә чыга.
Гөлфинә Хуҗәхмәтова, биш бала әнисе: (Саба районының Олыяз авылы):
– Үзебездә мәктәп юк, балалар Эзмә авылына барып укый. 6 нчы сыйныфта укучы олы улым Ризван бер көнне мәктәптән ипи кисә торган такта ясап алып кайткан. Көйдереп, бик матур итеп бизәгән. Бездә хезмәт дәресендә кызлар белән малайлар бергә укый. Улларым ризык пешерергә, төймә тагарга да өйрәнә. Мәктәптән, күп нәрсәгә өйрәндек, дип сөенеп кайталар. Биш ул үстерәбез. Чын ир-егет булып үссеннәр.
Гүзәл Гыйбадуллина, хезмәт укытучысы (Балтач районының Кече Лызи мәктәбе):
– Малайлар белән кызларны бергә укытам. Чүкечен дә, энәсен дә тота беләләр. Малайлар агач, тимердән төрле әйберләр ясый. Әле менә калайдан соcкы бөктеләр. Моңа кадәр флюгер ясадылар. 7 нче сыйныф укучылары белән ландшафт дизайны серләрен өйрәнәбез. Хәзерге вакытта бакча макетын ясыйлар. 5 нче сыйныфта кәгазьдән открыткалар иҗат итәләр, төрле технологияләрне өйрәнәләр. Проект эшләре дә бар. Һәр сыйныфта программа төрлечә. 10–11 нче сыйныфта хезмәт дәресләре керми.
Элек мәктәпләрдә хезмәт дәресләре барлык сыйныфларда да атнага 2 шәр сәгать укытылды. Хәзерге вакытта ул 1–4 нче сыйныфларда – 1, 5–9 нчы сыйныфларда – 2 шәр сәгать керә. Ә 10–11 нче сыйныфларда уку планына бәйле.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез